-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 февраль 2023, 10:10

Өч туганын янгыннан коткарган

Тугыз яшьлек кыз, йортта янгын чыккач, югалып калмаган.

Өч туганын янгыннан коткарган
Өч туганын янгыннан коткарган
Мәләвездә тугыз яшьлек кыз өч туганын янгыннан коткарган.

Янгын гаилә яшәгән шәхси йортта чыккан. Бу вакытта анда 9 яшьлек Влада, 8 яшьлек Маша, 6 яшьлек Слава һәм 3 яшьлек Артем өйдә ялгызлары булган: аларның әниләре тиз генә кибеткә барып килергә ниятләгән.

Влада янгын тавышын ишетә һәм залга йөгереп керә: анда инде обойлар һәм пәрдәләр янган була, ә ишек ягы төтен белән тула. Кыз, энеләрен өйдән чыгарып, күршеләренә керткән, янгын турында әнисен кисәткән.

Янгынны коткаручылар тиз сүндерә, табибларның ярдәме беркемгә дә кирәк булмый.

Мәләвезнең битараф булмаган кешеләре гаиләгә әйберләр һәм финанс яктан булышкан. Хәзер гаилә вакытлыча туганнарында яши.

фото: социаль челтәрләрдән

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: