+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 февраль 2023, 04:35

Соңгы дүрт елда - иң яхшы күрсәткеч

Быел Башкортстанда гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруга 49,7 млрд. сум юнәлтелгән, шуларның 39,2 млрд.сумы — федераль акчалар.

Бу - проектларны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле иң зур сумма, дип хәбәр итте вице-премьер Илшат Таҗетдинов. Үткән ел нәтиҗәләре буенча касса үтәлеше 97,5 процент тәшкил иткән, бу - шулай ук дүрт ел эчендә иң яхшы күрсәткеч.

Нәтиҗәдә, узган елда республикада планлаштырылган 28 объектның 27се файдалануга тапшырылган. Иң зурлары: Уфа һәм Учалы районнарында, Нефтекамада һәрберсе 1225 урынлык өч мәктәп; «Уфа» индустриаль паркында 20 мең кв .метр мәйданлы җитештерү комплексы. Уфа Затонындагы поликлиника тапшырылмаган. Объектның төзелеш әзерлеге - 98,7%, аны март-апрель айларында файдалануга тапшыру көтелә, диде вице-премьер.

68 меңнән артык гаилә бала туу сәбәпле айлык түләүләр алды. 55 ФАП эшли башлады. 3 меңнән артык медицина җиһазы сатып алынган, шул исәптән 1 МРТ, 4 КТ аппараты, мультспираль КТ, ангиография комплексы, шулай ук медицина персоналы һәм пациентлар өчен 90 автомобиль. Республикада табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге 216 «Үсеш ноктасы» үзәге булдырылды, 27 мәдәният учреждениесенә капремонт төгәлләнде.

Төбәктә 22 мең кв. метрдан артык авария хәлендәге торактан халык күчерелгән, 126 иҗтимагый территория төзекләндерелгән, Уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча Бөтенрусия проектлары конкурсында җиңгән 8 проект тормышка ашырылган, алар – Сибай, Баймак, Белорет, Благовещен, Дәүләкән, Учалы, Зилаер, Воскресенскийда.

Быел гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруга 35,3 млрд. сум юнәлтү планлаштырыла, шулардан федераль акчалар – 24,1 млрд. сумнан артык. Вице-премьер билгеләп үткәнчә, бу сумма ел дәвамында тулыланачак. Илшат Таҗетдинов хәбәр иткәнчә, дәүләт контрактларының төп өлеше - 28 апрельгә, ә муниципаль контрактлар 15 майга кадәр төзелергә тиеш.

Фото: башинформ

Соңгы дүрт елда - иң яхшы күрсәткеч
Соңгы дүрт елда - иң яхшы күрсәткеч
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас