-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 февраль 2023, 18:40

СВОда срочниклар катнашырга тиешме?

Бер "акыллысы", махсус хәрби операциягә срочникларны җибәрергә кирәк, дигән тәкъдим керткән.

СВОда срочниклар катнашырга тиешме?
СВОда срочниклар катнашырга тиешме?

Журналист һәм хәрби корреспондент Александр Коц, махсус операциягә, Чечен компанияләре вакытында булган кебек, срочный хезмәт үтүчеләрне җәлеп итәргә кирәк, дип белдерде. Чөнки алар, имеш, запастагы ир-егетләргә караганда яхшырак әзерләнгән. Бу хакта ул "Комсомольская правда" радиосы эфирында хәбәр итте.

«Шулай да мин СВОда срочниклар да катнашырга тиеш, дип исәплим. Мин аларны ни өчен җәлеп итмәүләрен аңламыйм. Алар армиянең нәрсә икәнен күптән оныткан мобилизацияләнгән өлкән ир-егетләргә караганда күбрәк әзерләнгән, соңгыларын гадәти тормыштан аералар да шунда ук сугышка ташлыйлар. Мин менә Чечен компаниясен искә төшерәм, беренчесендә дә, икенчесендә дә 18-19 яшьлек егетләр бик яхшы сугышты, чын батырлык күрсәтте», - дигән военкор.

Аның белән килешүчеләр дә бар. Янәсе, ике балалы аталарны җибәрү дөрес түгел, сугыш - яшьләр эше һәм башкалар. Ә сез ничегрәк уйлыйсыз?

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: