

Шушы көннәрдә Олыкүл авылында мәдәният йорты, авыл биләмәсе хакимияте һәм “Наш патриот” волонтерлар штабы белән берлектә зур концерт үткәрелде. Әйе, бик күләмле булды ул. Мәдәният йортында алма төшәрлек тә урын юк иде. Тамаша кылучыларның күбесенә концертны аягүрә басып карарга туры килде.
Карлыман авылы биләмәсе башлыгы Азат Әхмәтҗанов билгеләвенчә, өлешчә мобилизация игълан ителү белән авыл халкы шунда ук якташларына ярдәм күрсәтү буенча төрле акцияләр оештыра башлады. “Наш патриот” оешмасы да, олыкүллеләрнең изге башлангычы турында ишетеп, биредә үзенең бүлекчәсен ачты. Биредә нинди генә изге эшләр башкарылмый! Авыл биләмәсенең актив хатын-кызлары, тегү машиналары артына утырып, балаклавалар, җылы киемнәр тегә, Хатын-кызлар советы һәм “Ак инәйләр” клубы әгъзалары оекбаш-бияләйләр бәйли, солдатларыбыз өчен мөһим булган корылмалар сатып алуга акча җыю эшеннән дә беркем читтә калмый. Маскировка челтәрләрен бәйләүгә биредә тәүгеләрдән булып тотындылар, бу эш әле булса дәвам итә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән хәйрия концерты оештыру турында сүз чыкач та анда катнашырга теләк белдерүчеләр бик күп булды, ди Азат Марат улы.
Чынлап та, концертта 4 яшьлек балалардан башлап, өлкән яшьтәге апа-абыйлар да катнашты. Хәтта Олыкүл авыл биләмәсенең төрле авылларында яшәүчеләр генә түгел, Сәвәләй, Сахай, Прибельский авылларының мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре иң чагу номерлары белән килде.
Урындагы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре башкаруындагы “Три танкиста” җыры беркемне дә битараф калдырмады. 4-5 яшьлек сабыйлар аны шулкадәр осталык белән башкарды. Тәрбиячеләре Дания Харрасова әйтүенчә, балаларның шушы чарада катнашачагын белеп, ата-аналар махсус костюмнар тектерергә карар иткән. Бу исә әлеге номерны тагын да чагурак итте. Әйткәндәй, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе коллективы да төрле жанрдагы номерлар белән чыгыш ясады. Бер генә чара да мәктәп укучыларыннан башка узмый, бу юлы да алар тамашачыларны патриотик җырлары, шигырьләр белән сөендерде. Регина Исламгулова җитәкчелегендәге "Салават күпере" бию ансамбле әгъзалары заманча патриотик биюләрен бүләк итте.
Әлиф Янгиров диңгезче исемен горур йөртә. Инде күптән хаклы ялда булса да, сафта кала, авыл биләмәсендәге барлык чараларда актив катнаша. Менә бу юлы ул, яшьлек елларын искә төшереп, диңгезчеләр биюен әзерләп алып килгән.
Концерт барышында авыл биләмәсе башлыгы Азат Әхмәтҗанов волонтерлык эшендә һәм махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм җыюда актив катнашучыларга Кырмыскалы районы хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Шулай ук “Атайсал – кече Ватан” проектын тормышка ашыруда үз өлешләрен кертүчеләр дә Башкортстан Башлыгы Хакимиятенең эчке сәясәт буенча җитәкчесе урынбасары Урал Килсенбаевның култамгасы куелган Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Гомумән, ныклы әзерлек белән оештырылган һәм өч сәгать дәвам иткән концерт бер тында узып китте. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге чара чикләрендә 25 мең сумнан артык акча җыелды. Ул “Наш патриот” штабына тапшырылып, әлеге акчага махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга кирәк-яраклар алыначак. Шулай ук акчаның бер өлеше эрләнгән җеп һәм маскировка челтәрләрен бәйләү өчен тукыма алуга тотынылачак.
Ярдәмнең олысы яисә кечесе юк. Кем ничек булдыра ала, шулай ярдәм итә. Менә мондый концертлар да бүген бик кирәк. Кемдер аны оештыруга көчен салса, тамаша кылучылар да “үз өлешемне кертим” дигән ният белән килә. Бу эшләр җиңү өчен, ил иминлеген сакларга киткән ир-егетләребезнең сау-сәламәт, исән-имин әйләнеп кайтулары, солдатларның безнең кайгыртуыбызны тоеп, тыныч күңел белән хезмәт итүе өчен эшләнә.
Автор фотолары.