+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 февраль 2023, 13:32

"Кара татар малае"ның ишеген ватып кергәннәр

Үлемнән коткарып калганнар, калуын...

"Кара татар малае"ның ишеген ватып кергәннәр
"Кара татар малае"ның ишеген ватып кергәннәр

«Туган Як» һәм «Уфтанма» хитларына кавер ясап, аларны үзенә хас бер ихласлык белән башкарып танылу алган артист һәм җырчы 41 яшьлек Боджей Давид реанимациягә эләккән. Шоуменны үз фатирында аңсыз хәлдә тапканнар: табиблар «гипогликемик кома» диагнозын куйганнар. Хәзер Боджей Давид ИВЛга тоташтырылган, ә дуслары аның аңына килүен көтә.

Башкаручының дусты Раил Мостафин сөйләгәнчә, Боджей Давид моңа кадәр беркайчан да сәламәтлегенә зарланмаган һәм шикәр авыруы булуы турында әйтмәгән. Артист Яңа ел каникулларында берничә күңелле кичә үткәргән һәм аның соңгы корпоративы февраль башында булган. 10 февральдә Боджей дустына үзенең температурасы күтәрелүе, көчсезлек барлыкка килде дип хәбәр итә. Соңрак табиблар аныклаганча, кандагы шикәрнең кискен артуы аркасында кеше үз симптомнарын дөрес аңлата алмый, шуңа күрә шикәр диабетының куркыныч күренешләре баналь салкын тию белән буталган.

- 14 февральдә мин аның өендә булдым, хәлен белдем, ә 15е ул инде шалтыратуларга җавап бирүдән туктады. Әлбәттә, мин борчылдым һәм дустым янына барырга булдым. Боджей Уфада берүзе яши, аның якыннары юк. Шалтыратуларга ишекне беркем дә ачмады, әмма мин урамнан йортта ут һәм компьютер кабызылганын күрдем. Нәтиҗәдә, полиция һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына шалтыратырга туры килде, алар ишекне ачтылар һәм без Боджейның аңсыз ятуын күрдек. Аны шунда ук дәваханәгә алып киттеләр, - дип сөйләде Равил Мостафин.

Артисттан кан анализы алгач, табиблар кандагы шикәр күрсәткечләре нормадан дистәләгән тапкыр артып киткәнен ачыклаган.

- Иң мөһиме, дустыбыз аңына килде. Табиблар безгә тулы мәгълүмат бирмиләр, фаразлар да юк. Хәзер аңа нинди дәвалану кирәклеген дә белмибез, әмма барысы да аның терелергә көч табачагына ышанабыз. Шул вакытта ук реабилитация мәсьәләсен хәл итәчәкбез, - ди Боджейның якын дусты.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: