

- Владимир Путин халыкка, депутатларга Юлламасында бу авыр вакытта ничек яшәргә кирәклеген күрсәтте. Иң мөһиме: киләчәгебез якты, матур булсын. Президентның чыгышы тулысынча илнең арытабангы үсешенә юнәлтелгән иде. Моңа икътисад та, агросәнәгать тә, сәламәтлек саклау да, мәдәният тә, гаилә дә, балалар да, тормыштагы кыйммәтләр дә керә.
Сәламәтлек саклауга килгәндә, ул медицина ярдәмен һәр кеше ала алырлык булсын, дип бик дөрес әйтте. Иң мөһиме, ФАПлар саны түгел, ә аларның күбрәк халыкны кабул итә алу мөмкинлеге. Кечкенә авылларда мобиль бригадалар җибәрергә дә мөмкин, зур авылларга инде модульле ФАПлар кирәк. Ашыгыч ярдәм машиналары булу да бик мөһим.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәчәк фонд булдыру тәкъдиме дә бик вакытлы яңгырады.
Русиянең яңа өлкәләрендә ана капиталын 2007 елдан алып туган балаларга бирә башлау тәкъдиме әлеге төбәкләрдәге хатын-кызларга зур ярдәмне күздә тота. Алар Русиядәге аналар алган сумманы ала алачак.
Кайберәүләр бәлки бүген Президенттан икенче төрле чыгыш көткәндер, ә ул һәр проблеманы дөрес, гадел итеп, һәр кеше аңларлык итеп ачып салды һәм аларны хәл итү юлларын билгеләде. Мин аны зур канәгатьлек белән тыңлап утырдым. Без Русиянең арытабангы үсеше өчен җаваплы һәм аны алга җибәрүдә алмый-талмый эшләргә тиешбез.