+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 февраль 2023, 03:36

Табылган!

Гүзәл Уразовның Туймазыдагы концерты вакытында югалган күлмәген кайтарганнар. Кайда булган соң?

Табылган!Табылган!
Табылган!

Күлмәк югалуы турында Гүзәл үзе: "Берничек тә аңлатып булмый торган мистика!" - дигән иде. Аның күлмәкне бик җентекләп эзләве, хәтта чүп савытларын да актаруы турында язган идек. Җырчы алдында уңайсызрак та булып торды...

«Минем югалган күлмәк 1 атнадан соң табылды. Туймазы мәдәният йортыннан Әлфия Газимовна бу хакта безгә хәбәр итте. Мин инде яңа күлмәк тә тектереп кигән идем, бу күлмәкнең югалуын да кабул иткән идем. Яңадан тагын сөендем инде. Рәхмәт яусын тапкан кешеләргә», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Әйбәт булган бит! Әмма фотодан күлмәк кайдадыр пычрак урында бөтәрләнеп ятуы күренә. Шуңа күрә сәхифәгә язылучыларның күбесе аны кулга да алмаска киңәш итә.

«Тапкан күлмәкне кимә, чибәрем»;

«Гүзәл! Кимә инде бу күлмәкне! Алла сакласын! Саулык – зур байлык! Хәерлегә булсын! Яңа тектергән күлмәкне генә ки инде! Кем белә – кая булган, нишләткәннәр аны. Ник югалган, аннан табылган?»;

«Гүзәл, яндыр син аны, кулыңа да алма! Көнчеләр күп».

Автор:Резида Валитова
Читайте нас