+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 февраль 2023, 13:35

Балалар да дөнья гизәргә тиеш!

Быел Башкортстан мәктәп туризмы программасына федераль үзәктән 188,7 миллион сум алачак.



Республика бюджетыннан тагын 75,5 миллион сум бүлеп биреләчәк. Финанслау күләме буенча бу - Русиядә икенче урын. Программада 37,7 мең укучы катнашачак.

Узган елда республика балалар туристлык программасын башлап җибәргән 18 пилот төбәкнең берсе булды. Аңа федераль бюджеттан 55,7 миллион сум һәм төбәк бюджетыннан 22 миллион сум бүлеп бирелгән. Сәяхәткә республиканың барлык районнарыннан 11 мең укучы киткән. Юл, туклану, кунакханәдә урнашу, экскурсияләр – барысы да бушлай. Программада катнашучыларны урындагы мәгариф бүлекләре сайлап алды, туроператорлар арасында – төбәктә иң ышанычлы унысы.

Русиядә бу елда балалар туристлык программасына барлыгы 1 миллиард сум юнәлтеләчәк. Бу боерыкны Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин имзалады. 29 төбәктә 200 меңнән дә ким булмаган 5-9нчы сыйныф укучысы туган якка яки күрше төбәкләргә кыска экскурсия сәфәрләре (2 көн + 1 төн) ясый, белемнәрен баета һәм күзаллауларын киңәйтә алачак.

Фото: скриншот


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас