Статистикада рәсми алкогольне саныйлар. Ләкин беркем өчен дә сер түгел, соңгы вакытта халык көмешкә кайнату рецептларына өйрәнеп китте. Элек күпчелек авылда башкарыла иде бу эш, хәзер инде аннан шәһәр халкы да йөз чөерми. Интернетта кайчак көмешкә чыгару аппараты сатып алу тәкъдиме белән реклама килә, гәрчә мин аларны беркайчан да эзләгәнем юк. Теләсә кайсы эре сәүдә үзәгендә “Барысы да көмешкә кайнату өчен” товарлары белән бер-ике нокта бар. Без бу күләмне исәпкә ала алмыйбыз, ә ул кечкенә түгел. Әгәр элек СССРда көмешкә куу явызлык дип саналса, хәзер үзебезгә куллану өчен монысы да ярый. Үзең өчен икән, димәк, хәвефсез һәм сыйфатлы, дип санала.
Медицина максатларында җи-тештерелгән “боярышник” һәм башка спирт төнәтмәләре турында да онытмыйк. Кайбер кварталлардагы ишегаллары бу буш “фанфурик” шешәләре белән тулган, халык аларны күпләп куллана. Тагын бер нәрсә — супермаркет кассасында тәүге ихтыяҗ товарлары. Анда супермаркет залы буйлап барганда алырга онытылган товарлар: сагызлар, батарейкалар, шоколадлар булырга тиеш кебек. Ә бездә, моннан тыш, 100-150 миллилитрлы шешәләрдә аракы, виски, коньяк тора. Бу да бик сәер.
Кыйммәт, уртача һәм арзан продукция бар. Суррогатлар — арзаны, фәкыйрьләрнеке. Без монда кибетләрдәге иң арзан, әмма сыйфатлы спиртлы эчемлекләр сатып ала алмаучылар турында сөйлибез. Димәк, алар ниндидер тәрәзәдән, идән астыннан, яшерен рәвештә эшлән-гәнне сатып алачак. Әйе, алар кызганыч, тик бу чит илдән кертелгән алкоголь проблемасы түгел, ә сатып алучының финанс хәле проблемасы, ул, 100 сумга әбидән ялган аракы сатып алып, агулану, үлү яисә бавыры зарарлану перспективасы барлыгын аңлый. Ләкин аны хәтта бу да туктатмый. Ул әлеге арзан эчемлекне ныграк яратканга түгел, ә икенчесенә акча җитмәгәнгә сайлый, ә булган бәйлелек: “Әйдә, әйдә...”, — дип пышылдый.
Илдә хәлләр җиңелдән түгел. Бу халыкта стрессның югары дәрәҗәсен тудыра, хәлдән чыгу юлларын эзләргә этәрә. Кызганычка каршы, алкоголь — онытылыр өчен сатып алу мөмкинлеге булган һәм бик кыйммәт булмаган чара. Шуңа күрә алкоситуациянең тагы да начараю куркынычы бар, дип уйлыйм.
Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, былтыр алкогольгә бәйле авыл кешеләре саны җиде процентка арткан. Күрәсең, соңгы хәл-вакыйгаларга бәйле стресс алкоголизмның артуына китергән. Ләкин бу — корпоратив компанияләрнең бай эшчеләре түгел, ә илнең ярлы авыл халкы проблемасы.
Рәшит САФАРОВ.
Уфа шәһәре.