Миңнегали Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе һәм партиянең урындагы бүлекчәләре базасында махсус хәрби операциядә катнашучыларның, мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә һәм туганнарына социаль, психологик, көнкүреш һәм башка ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылган иде. Бүген күреп-белеп торабыз: әлеге штаблар, андагы волонтерлар – үз теләге белән ярдәм итүчеләр нинди изге һәм зур эш башкара.
Волонтерлар җиң сызганып эшли
Кырмыскалы районы штабы җитәкчесе, район хакимиятенең яшьләр сәясәте, физик культура һәм спорт бүлеге баш белгече Виктория Истратова кулыннан телефонын бер минутка да төшерми, мобилизацияләнгәннәрнең һәм үз теләге белән махсус хәрби операциягә китүчеләрнең гаиләләреннән шалтыратулар бик күп. Виктория Владимировна шалтыратуны кабул итү белән, шунда ук эшне оештыруга тотына: авыл биләмәсе хакимияте башлыкларына, волонтерларга чыга һәм хәлне аңлата. Мөрәҗәгатьләр төрле: азык-төлек китерү, утын яру, печән өю, гуманитар ярдәм җыю булсынмы – волонтерлар барысына да әзер.
Шәйморатов исемендәге штаб ачылган вакытта волонтерлар саны әллә ни күп булмаса, хәзер инде районның һәр авыл биләмәсендә аның бүлекчәләре бар, мәктәп укучыларыннан башлап, өлкән яшьтәгеләргә кадәр барысы да бу изге эшкә кушылды. Хатын-кызлар һәм ветераннар советлары әгъзалары үзләре дә төрле башлангычлар белән чыга һәм ярдәм оештыру эшендә үрнәк күрсәтә.
Виктория Истратова билгеләвенчә, соңгы вакытта мобилизацияләнгәннәргә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга кагылышлы ташламалар белән кызыксынучылар күп. Шундый ук сораулар белән “Гаилә” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәгенә дә мөрәҗәгать итәләр. Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы барлык оешмалар белән берлектә эшли. Монысы – сезнең эш, монысы – безнеке, дип аермыйлар. Барлык сораулар буенча консультация бирәләр, ташламалар юллауда ярдәм күрсәтәләр.
“Без ялгыз түгел!”
Виктория Истратова әйтүенчә, бер генә мөрәҗәгать тә игътибардан читтә калмый. Урал авылында яшәүче мобилизацияләнгән егетнең әнисе утын ярып бирүне сорап мөрәҗәгать иткән. Бу эшне волонтерлар шул ук көнне башкарган. Әйтергә кирәк, барлык авыл хакимиятләре үзләренең территориясендә яшәүче мобилизацияләнгән ир-егетләрнең гаиләләрен утын белән тәэмин иткән. Хәтта өйне җылыту өчен генә түгел, ә мунча өчен дә. Ә инде ярып бирүдә ярдәм кирәк булса, Авыргазы күппрофильле колледжының Кырмыскалы филиалы студентлары бервакытта да ике тапкыр әйткәнне көтми. Шулай ук Виктория Владимировна бу уңайдан “Яшьлек” яшьләр үзәген дә мактап телгә алды. Өстәмә белем бирү педагогы Владлен Курунов җитәкчелегендәге егетләр һәрвакыт ярдәмгә әзер. Хәтта Уфа шәһәрендә яшәүче яшьләр дә кайтып, якташларына ярдәм тәкъдим итә.
Мобилизацияләнгән егетләрнең гаиләләре, үз чиратында, волонтерлар штабына бик рәхмәтле. Үз мәшәкатьләре, проблемалары белән ялгыз калмадылар. Бу гаиләләргә көндәлек эшләрне генә түгел, зур чыгымнар таләп ителгәннәрен башкаруда да ярдәм күрсәтелә. Мәсәлән, Шәйморатов авылындагы ике гаиләнең йортына су үткәрелгән. Суык-Чишмә авылындагы гаиләнең йортына газ кертү – авыл хакимияте һәм волонтерлар штабы ярдәме белән мөмкин булды.
Һәркем үз өлешен кертә
Виктория Истратова даими ярдәм күрсәтүчеләргә аерым тукталып узды. Шундыйларның берсе – Олыкүл авылыннан “Наш патриот” оешмасының район бүлекчәсе җитәкчесе Галия Бикбаева. Аның улы да мобилизацияләнүчеләр сафында. Өлешчә мобилизация игълан ителү белән, Олыкүл авылында яшәүче хатын-кызлар берләшеп, хәрбиләргә ярдәм итү өчен штаб оештырды. Бу идеяне “Наш патриот” оешмасы хуплап кабул итте һәм анда әлеге оешманың бүлекчәсе ачылды. Тәүдә хатын-кызлар җылы киемнәр җыйды, оекбаш-бияләйләр бәйләде, тегү машиналары артына утырып, балаклавалар текте. Күпмедер вакыттан район хакимияте дә аларга балаклавалар тегү буенча зур заказ белән чыкты. Олыкүл авыл биләмәсе хакимияте һәм бик күп изге күңелле кешеләр ярдәме белән хатын-кызлар бихисап күп изге эшләр башкарды. Хәтта махсус операциядә булган егетләргә бик мөһим булган техника сатып алуда да үз өлешен кертте. Әлеге вакытта биредә маскировка челтәрләрен бәйләүгә тотындылар. Урындагы эшкуар эшне җиңеләйтү өчен зур өстәл алып биргән.
Һәрбер авыл биләмәсендә эш яхшы оештырылган. Кечкенә авылларда яшәүчеләр дә җыелышып, үзләренең ярдәмен тәкъдим итә. Халыкның мәрхәмәтлелеге, ярдәмчеллеге һәм бердәмлегенә сокланмый мөмкин түгел. Байтак авылларның социаль челтәрләрдәге төркемнәрендә үзем дә булгач, моны күреп-белеп торам: бер кеше идеясе белән уртаклашса, башкалар шунда ук аны күтәреп ала. Мәсәлән, Иске Акташ авылында яшәүчеләр, салкыннар башлангач, бияләй-оекбашлар бәйләде. Әле күптән түгел генә акча җыеп, солдатларга кирәк-ярак, азык-төлек, киемнәр алып җибәрделәр. Һәр авылда “Күңел җылысы” акциясе оештырыла һәм, шуны да әйтергә кирәк, бер чара үткәрү белән генә чикләнмиләр, бу эш даими рәвештә алып барыла: бер көнне токмач киссәләр, икенче вакыт озак саклана торган ризыклар: бавырсак, чәк-чәк пешерәләр, оекбаш-бияләйләр бәйлиләр.
– Район Мәдәният сараенда байтак еллар үзләренең моңлы һәм дәртле җырлары белән тамашачыларны куандырган Салават Әюпов җитәкчелегендәге “Дәрт” ансамбле әгъзалары да илдә барган хәлләрдән читтә кала алмады, – ди Виктория Истратова. – “Дәрт”нең егет-кызлары махсус операциядәге якташларыбызга туган як сәламе итеп күчтәнәчләр һәм башка кирәк-яраклар әзерләде. Ансамбльгә йөрүче хатын-кызлар, матур җырлаудан тыш, уңган хуҗабикәләр һәм оста тегүчеләр дә. Хәрбиләр өчен токмач кисте, туган якның шифалы үләннәреннән чәйләр әзерләде, балаклавалар текте, солдатлар өчен кирәк-яраклар сатып алуны оештырды. Тиздән маскировка челтәрләрен бәйләүгә тотыначаклар, моның өчен барысын да әзерләп куйганнар.
Туган яктан сәлам белән
Гомумән, гуманитар ярдәм җыю эше районда яхшы оештырылган. Акча җыю, әйбер сатып алу белән генә эш бетми. Аларның барысын да туплау һәм саклау өчен урын да кирәк. Әлеге вакытта авыл биләмәләреннән барлык җыелган посылкалар район хакимияте һәм Кырмыскалы авыл Советы биналарына туплана. Виктория Владимировна әйтүенчә, посылкаларны җибәрер алдыннан саклау вакыты чыккан ризыклар булмасын өчен барысын да ныклап тикшереп чыгалар, яхшылап тартмаларга тутыралар. Тартмалар белән урындагы кибетләр ярдәм итә, ди ул.
Кырмыскалы районыннан гуманитар ярдәм хәзер инде 8 тапкыр озатылды. Шушы көннәрдә тагын бер гуманитар йөк белән юлга чыгачак кырмыскалылылар. Аларны мобилизация, махсус хәрби операция урыннарына, госпитальләргә илтүдә район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров үзе дә катнаша. Әле гыйнвар ахырында гына йөк 5 автомобиль белән алып барылды. Бу юлы якташларыбыз өчен иң зур бүләк – мунча иде. Авыл халкы, эшкуарлар ярдәме белән сатып алынган тепловизор, квадрокоптер кебек бик мөһим җиһазларга да нык шатланган егетләребез һәм якташларына үзләренең чиксез рәхмәтләрен һәм сәламнәрен юллаган. Шулай ук байтак исемле посылкалар да булган, аларны исә якташларыбыз хезмәт иткән барлык урыннарга барып, Әлфир Фәрхәт улы күпләргә шәхсән, яки командирлары аша тапшырган.
Авыр чакта халык, вак-төяк мәшәкатьләрне онытып, бер булып тупланырга һәм үз мәнфәгатьләрен яклау өчен берләшергә тиеш. Бүгенге көндә без шуны күрәбез. Кырмыскалылылар да бердәмлек, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек үрнәге күрсәтеп, бихисап изге эшләр башкара. Ә изгелек, билгеле булуынча, җирдә ятмый. Әлеге вакытта ул – безгә барыбыз да көтеп алган җиңү, ир-егетләребезнең исән-имин әйләнеп кайтуы! Барыбыз да шуны гына тели.
Фото Кырмыскалы районы хакимияте сайтыннан.