

Кырмыскалы районының Күлләр авылында милли уеннар һәм спорт төрләре буенча “Чагу кыш-2023” районара фестивале узды. Күләмле чараны үткәрү урыны итеп әлеге авыл юкка гына сайланмады: нәкъ ул, “Аек авыл” конкурсының район этабында җиңүче буларак, Кырмыскалы данын республика күләмендә яклый.
“Аек авыл” конкурсы чикләрендә оештырылган чаралар биредә бер-берсен алыштырып тора. Гыйнварда шаулап-гөрләп каз өмәсе, чаңгы ярышлары, халык кәсепләрен тергезүгә бәйле осталык дәресләре үтте һәм, иң мөһиме – махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән хәйрия акцияләре оештырылды.
Ә милли уеннар фестивале, биредә тәү тапкыр оештырылуга карамастан, милли бизәкләргә бай булды. Фестивальне ачып, Кырмыскалы районы башкортлары корылтае рәисе Илмира Галиәхмәтова аның күңел ачу чарасы буларак түгел, ә халыкны берләштерү, сәламәтләндерү, милли йолаларны, гореф-гадәтләрне саклау һәм киләсе буыннарга тапшыру нияте белән үткәрелүен билгеләде.
Һәм куелган бурычларга тулысынча ирешелде, дип әйтергә мөмкин. Хуҗаларның ныклы әзерлеге, ихлас каршы алуы килгән кунакларга – Архангель, Авыргазы, Гафури районнары командаларына үзләрен биредә иркен һәм ышанычлы тоярга булышлык итте. Кунакларга Кырмыскалы районының иң аек авылы – Күлләр, бәйрәм уздырылган биләмә хуҗалары – Ефремкино, күршедәге Алайгыр авыллары һәм Авыргазы күппрофильле колледжының Кырмыскалы филиалы командалары белән көч сынашырга туры килде. Бу көнне барлык ярышлар да дустанә мөнәсәбәттә һәм җылы мохиттә үтте. Мәсәлән, Архангель районының Абзан авылыннан килгән командага сокланмаган кеше калмагандыр. Урындагы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Өмет” халык театры режиссеры Вәлимә Өметбаева – команданың җаны. Аңардан бөркелгән нур, позитив шулкадәр көчле һәм “йогучан” иде – якын-тирәдә торучылар да аның тәэсиренә эләкте. Авыл биләмәсе башлыгы Айнур Хәсәнов та шундый чарада катнашуына бик шат. Ни генә дисәң дә, милли уеннар уйнап, уңай тәэссоратлар гына алмыйсың, бу чара аралашу, тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы да бит әле. Ә инде үзләренең дә агымдагы елда “Аек авыл” конкурсында катнашуын исәпкә алганда, бу очрашу алар өчен бар яклап та файдалы булды, дияргә мөмкин.
Авыргазы районы командасының да кәефе күтәренке иде. “Вакытны күңелле дә, файдалы да үткәрәбез! Нинди мавыктыргыч чара!” — дип тәэссоратлары белән уртаклашты алар. Ә Гафури районы командасы милли киемнәрдә килгән иде, бу аларга уеннар барышында бернинди уңайсызлык тудырмады. Киресенчә, алар барысыннан да аерылып торды.
Бу көнне Күлләр авылына кергән урындагы иркен мәйданчык сабантуй акланын хәтерләтте. Чын-чынлап кышкы сабантуй булды ул. Районда яшәүче төрле милләт вәкилләре үзләренең ихаталарын тәкъдим итте. Татар, башкорт, урыс, мордва, чуваш ихаталарында кул эшләре, милли ризыклар, ата-бабалаларыбыздан калган йорт җиһазлары, борынгы көнкүреш әйберләре куелып, милләт тарихы ачык чагылдырылды. Милли уеннар аша да халыкның үзенчәлеге белән танышырга мөмкин иде. Уеннар башланыр алдыннан барлык катнашучылар, түгәрәккә җыелышып, чемпион белән күнегүләр эшләп алды. Аны Русия чемпионы, лапта буенча спорт мастеры, Русия кубогы иясе, әлеге вакытта районыбызның балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы Илзинә Шәфыйкова үткәрде.
Милли ихаталардагы уеннардан тыш, оештыручылар, тагын бер спорт төре кертеп, фестивальнең җиңүче командасын билгеләде. Аркан тартышуда архангельлеләргә тиңнәр булмады: алар көч белән генә түгел, тактик яктан дөрес эш итүләре нәтиҗәсендә дә җиңүгә иреште.
Командалар тизлеккә һәм осталыкка көч сынашкан арада казаннарда аш, ботка пеште, самавырлар кайнады, өстәлләргә милли ризыклар тезелде.
“Чагу кыш-2023” районара фес-тивалендә катнашучы командалар төрле номинацияләр буенча билгеләнде. Авыргазылылар иң җитезе булса, колледж студентлары позитивлык белән алдырды, архангель-леләр – иң көчле команда, ә Алайгыр авылында яшәүчеләр татулыгы белән аерылып тора, Гафури районы командасы “Иң тотрыклы команда” буларак танылды һәм хуҗалар – Күлләр авылы командасы бу көнне аеруча актив булды.
Бүләкләрне һәм дипломнарны тапшырып, район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Исәнбаева барлык катнашучыларга рәхмәтен җиткерде.
— Бу чара безне тагын да берләштерде, дуслаштырды, якынайтты. Киләчәктә дә шулай бердәм булып яшик, — дигән теләкләрен җиткерде Гөлнара Мәкъсүт кызы, кунаклар белән саубуллашып.
Чынлап та, әлеге фестиваль һәркемгә берничә сәгатькә булса да җәйге сабантуйлар чорын, гомеребезнең иң күңелле, иң чагу вакытларын искә төшерергә һәм аларның шулкадәр кадерле булуын аңларга мөмкинлек бирде.