

– Ватанны саклаучылар көне, чын мәгънәсендә, бөтенхалык бәйрәме, ул илебезнең күп гасырлык тарихын һәм бүгенге батырлык сәхифәләрен берләштерә. Без Ватаныбыз өчен гомерен биргән кешеләрне искә алабыз. Кулына корал тотып, аның чикләрен саклаучыларга рәхмәт белдерәбез, – диде үзенең чыгышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. – Бүген биредә хөрмәтле ветераннар, якташлар – Русия Геройлары, хәрбиләр, запастагы офицерлар, махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаилә әгъзалары, һәлак булган батырларның туганнары җыелган. Федераль җыелышка Юлламасында Русия Президенты Владимир Путин тагын бер кат ассызыклавынча, махсус хәрби операция Донбасска һәм илебезгә һөҗүм әзерләгән көчләргә карата кисәтү булды. Хәзер Украинада хәрби хәрәкәтләрдә Русия армиясе чынлыкта НАТО блогының бөтен хәрби машинасына каршы тора.
Президент указы нигезендә меңләгән егетебез өлешчә мобилизацияләү буенча хәрби бурычын үтәргә юлланды. Республика Башлыгы, шулай ук, җитәкчеләрнең, төрле дәрәҗәдәге депутатларның, дәүләт хезмәткәрләренең дә фронтка китүен әйтте. Республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов шулай ук алгы сызыкта.
Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә директоры Марат Зөлкарнәев батальон сугышчылары өчен китапханә һәм генерал Миңнегали Шәйморатовка багышланган күргәзмә оештырган. Күптән түгел федераль телеканаллар блокпостны күрсәтте, аны башкорт тирмәсе рәвешендә стильләштерүдә Марат Зөлкарнәев катнашкан. Сибай филармониясенең мобилизацияләнгән артистлары бөтен илгә яңгырады, алар алгы сызыкта үз чыгышлары белән безнең яугирләребезнең сугышчан рухын күтәрә. Сибай сәнгать колледжы директоры, баянчы Замир Янтүрин хәзер “Рубиновая звезда” фронт бригадасы составында хезмәт итә.
Шушы көннәрдә Русия Президенты Владимир Путин Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальон сугышчыларын Батырлык, Суворов һәм Жуков орденнары, “Батырлык өчен” медальләре белән бүләкләү турындагы указга кул куйды.
Республика батырлык күрсәткән сугышчылар белән горурлана. Алгы сызыктагы якташларыбыз – чын геройлар. Махсус хәрби операция башланганнан алып аларның 300дән артыгы Батырлык, Шәйморатов, Салават Юлаев, Суворов, Жуков орден-медальләре белән бүләкләнде. Тантаналы җыелышта катнашучылар геройларыбызның якты истәлеген бер минутлык тынлык белән искә алды.
Республика Башлыгы һәлак булган яугирләрнең әти-әниләренә, якыннарына рәхмәт белдерде һәм барлык геройларның балаларын аякка бастырырга ярдәм итәчәкбез, диде.
Радий Хәбиров 2020 елда башланган традиция буенча “Генерал Шәйморатов” орденнарын тапшырды. Орден белән махсус хәрби операциядә катнашучы Линар Гарипов, Олег Ташматов, Ирмак Карагуҗин бүләкләнде. Бүләк аларның туганнарына һәм якыннарына тапшырылды. Башкортстанның хәрби комиссары Михаил Блажевич, эчке хезмәт капитаны, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең “2нче медицина-санитар часте” федераль учреждениесенең “9нчы медицина часте” филиалы фельдшеры Илдус Бүләккулов, Доставалов һәм Шәйморатов исемендәге батальоннар яугирләре Рафаэль Ишбаев һәм Гукас Мкртчян “Генерал Шәйморатов” ордены кавалеры булды.
– Хәрби хезмәткәрләр, хөрмәтле республика хезмәтчәннәре! Намуслы һәм киеренке хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Сезгә нык сәламәтлек, какшамас рухи көч, тыныч күк йөзе телим. Без – бер зур ил. Һәм без, әлбәттә, җиңәчәкбез. Ата-бабалар рухына тугры булып, Ватанны сакларбыз! – диде Радий Хәбиров.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.