Башкортстан Республикасының Дәүләт флагы - зәңгәр, ак һәм яшел төсләре булган турыпочмаклы тукымадан гыйбарәт. Үзәктәге ак полосасында алтын төстә курай рәсеме төшерелгән.
Башкортстан Республикасының Дәүләт символикасы турындагы законда флаг төсләренең әһәмияте ачыла: зәңгәр төс – республика халыкларының ачыклыгы, яхшылыгы һәм чиста уйлы булуы; ак – тынычлык сөю, ачыклык, үзара хезмәттәшлеккә әзерлек; яшел - ирек, тормышның мәңгелеген аңлата. Курай чәчәге - дуслык символы, аның җиде яфрагы үз территориясендә Башкортстан халыклары бердәмлеген башлап җибәргән җиде нәселне күрсәтә.
Фото: башинформ