+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 февраль 2023, 04:30

41 машина бәрелешкән

Берсеннән юлга битум агып төшкән. Бер урында күпме фаҗига...

41 машина бәрелешкән41 машина бәрелешкән
41 машина бәрелешкән
Новгород өлкәсендә М11 юлында 32 автомобиль катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Һава шартлары начарлану сәбәпле, юлның 330нчы чакрымында Санкт-Петербург юнәлешендә берьюлы 34 җиңел автомобиль һәм 7 йөк машинасы бәрелешкән.

Соңгыларының берсе битум төягән булган, авариядән соң ул юлга түгелгән.

Агентлык мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәтендә 12 кеше имгәнгән, бер кеше үлгән.

Юл һәлакәте урынында йөртүчеләр өчен җылыну пункты оештырылган. Юлда берничә километрга сузылган тыгын хасил булган.

Түбән Новгород өлкәсе прокуратурасы авария факты буенча тикшерү үткәрә.

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас