+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 февраль 2023, 04:17

Этләр дә жәл, кешеләр дә кызганыч...

Аларны ярату белән беррәттән, үзебезнең хәвефсезлек хакында да онытмыйк!

Этләр дә жәл, кешеләр дә кызганыч...Этләр дә жәл, кешеләр дә кызганыч...
Этләр дә жәл, кешеләр дә кызганыч...
Яз якынлашуын тереклек дөньясы да тоя башлады. Шәһәр урамнарында берәдәк этләргә дә “җан керде”. Яз башында алар кешеләр өчен аеруча куркыныч була. Бу вакытта этләрнең явызлануы аларның “мәхәббәт уеннары” башлануы белән бәйле икән. Әмма этләр кайда да эт инде. Хәлсез яисә зыянсыз күренгәннәренең дә кешегә ташлануы ихтимал. Соңгы елларда илдә эт асраучылар санының арта баруы да гаҗәп тоела. Авыл ихатасындагысы, бәлки, үзен аклый да торгандыр, ә менә шәһәр йортларында ишәюен ничек аңларга? Илдә, мәсәлән, узган елгы мәгълүматлар буенча, йорт этләре саны алдагы ике ел элек булган дәрәҗәдән 21 процентка артып, 22,6 миллион башка җиткән. Гомумән, этләрнең әйләнә-тирәлеккә нинди зыян салуы, йогышлы чирләр тарату куркынычы — болары да тулысынча хәл ителмәгән проблемаларга бәйле.
Әмма бүгенге сүзебез берәдәк, хуҗасыз урам этләре хакында. Язманы йортта ияләштерелгән этләрдән башлау очраклы түгел. Чөнки урамда кыргыйлашып барган хуҗасыз этләрнең дә күбесе кайчандыр хуҗалы, кешеләргә ияләшкән булган. Ни дисәң дә, әлегә илебездә йортларда эт асрау мәдәнияте үсеш алмаган. Беренче чиратта аларның хуҗаларының җаваплылыгы закон нигезендә тулысынча формалашмаган. Эш шунда: хәтта башкаланың үзәк урамнарында да хәвефсезлек чаралары белән тәэмин ителмәгән эт ияртеп йөрүчеләр аз түгел. Ә хайванның теләсә кайда биологик калдык калдыруына исебез дә китми.
Башкортстан парламенты депутатлары, узган ел ахырында әлеге проблемаларны көйләүгә ярдәм итүче тәкъдимнәр әзерләп, йорт һәм кыргыйлашкан әлеге хайваннар белән эш итү тәртибе турындагы федераль законга өстәмәләр тәкъдим иткән иде. Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, нигездә, хуҗасыз этләрне кыргыйлашкан хайван-терлекләр категориясенә кертү мәсьәләсен дә күтәрде.
Дәүләт думасы депутатлары республика парламенты тәкъдим иткән өстәмәләрне кабул иткән очракта, гомумән, этләрнең исәбен төгәл алып баруда, аларның кешеләргә һәм биосферага зыянын киметүдә нәтиҗәлерәк чаралар күрелер иде.
Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларының әлеге проблеманы көн кадагына чыгаруына нәрсә сәбәпче соң? Законга өстәмәләр кабул ителгән очракта урамда сукбай этләр саны кимерме?

Терлекләр белән мөгамәлә итүне көйләү турындагы федераль закон 2018 елда ук кабул ителгән иде. Экспертлар фикеренчә, ул тиешенчә үтәлми. Хәер, моны аңлау өчен белгечләр карашы да кирәкмидер. Әйтергә кирәк, җәмгыятьтә урам этләренә бәйле карашлар куерган саен федераль законга өстәмәләр арта бара. Узган елда гына да, мәсәлән, Дума каравына шушы мәсьәләгә кагылышлы өч төзәтмә кертелгән булган. Кызганычка каршы, ул тәкъдимнәр дә илдә сукбай этләр саны артуга һәм аларның кешеләргә зыянын киметүгә уңай йогынты ясый алмады.
Башкортстан парламенты тәкъдим иткән үзгәрешләрнең әлеге проблеманы барлык тулылыгы белән аңларга гына түгел, ә тәгаен нәтиҗәләр бирәчәгенә дә ышаныч белдерә экспертлар. Шулай да, башка мөһимрәк мәсьәләләр янәшәсендә, депутатларның урам этләренә игътибар бирүе нәрсәгә бәйле? Бу сорауга Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев болай дип җавап бирде:
— Тәкъдим ителгән закон проекты максат­ла­рының берсе — хуҗасыз этләр һәм песиләр саны артуны контрольгә алу. Терлекләрне иден­ти­фи­кацияләү исәбен алу өчен алар мотлак рә­вештә теркәлергә тиеш. Ул тиешле органнарга кечкенә йорт хайваннарын урам язмышына калдырган хуҗаларны табарга да ярдәм итәчәк. Кызганычка каршы, мондый мисаллар елдан-ел арта. Урам өеренә кушылган этләр кыргыйлашып, тирә-як мохиткә генә түгел, кешеләргә зур зыян салу ихтималлыгы үсә. Мәҗбүри теркәү исә, безнең карашка, хуҗасыз этләр санын киметергә ярдәм итәчәк. Әлеге проблема күп төбәкләр өчен актуаль. Йорт яисә урам хайваннары белән мөгамәлә итү кайгыйдәләре кабул ителү гуманлаштыру юнәле­шендәге зур эш булып тора. Закон теге яки бу хай­ванның хуҗасыз булганы өчен генә үтерүне катгый тыя һәм икенче юлны тәкъдим итә: алар стерильләштерелергә, вакциналанырга һәм махсус приютларга урнаштырылырга тиеш. Без Башкортстан парламенты тәкъдимнәренең яклау табачагына ышанабыз.
Белешмә. Рәсми мәгълүмат­ларга караганда, Башкортстанда 150 мең чамасы эт бар, шуның 100 меңе, ягъни, 66 проценты — хуҗасыз урам этләре. Чиплаштыру турындагы федераль закон көченә кергәнче ел саен 50 меңләп эт йоклату юлы белән үтилләш­терелгән.
Парламент депутатлары тәкъдим иткән пакет өч мөһим үзгәрешне күз уңында тота. Беренчесе буенча, мәсәлән, әгәр ке­че дуслар токымлы түгел икән, хуҗа­лары аларны стерильләштерергә тиеш. Икенче үзгәреш эт һәм песиләрне мотлак маркировкалауны билгели. Социаль челтәрләрдә зур бәхәс тудырган өченче тәкъдим — табигатьтәге кыргый хайваннар белән сукбайлыкта йөргәннәре­нең “хокук”­ларын тигезләү.
Бәхәсләр куеру очраклы түгел. Чөнки урамдагы хуҗасыз этләр белән табигый иркенлектә яшәүче хайваннарның язмышлары һич тә бертөрле була алмый.
Парламент Рәисе Константин Толкачев, әлеге мәсьәләгә үз карашын белдереп, 2020 елдан кыргый этләр республикада 38 кыр кәҗәсен һәм ике пошины юк иткәнлеген әйтте. Былтыр көз айларында гына да алар авылларда берничә сарыкның “башына җиткән”.
Һәр башлангыч авырлык белән юл яра. Федераль депутатлар хөкеменә тапшырылган закон проектларының да җиңел генә кабул ителәчәген әйтеп булмый. Экспертлар белдерүенчә, билге­ләнгәннәрне тормышка ашыру финанс чыгымнары таләп итәчәк. Өстәмә приютлар төзүне кем үз өстенә алыр? Әйт­кәндәй, республикада әлеге вакытта хуҗасыз эт һәм песиләрне асрау өчен 25 шәхси һәм 9 муниципаль приют бар. Әмма алары да әлеге җан ияләрен вакытлыча асрау өчен генә эшли. Җан ияләрен озаграк вакыт асрау өчен акча һәм мәйданнар җитешми.
Белешмә. Рәсми чыганаклардан күренүен­чә, 2021 елда республикада 16,7 мең сукбай эт тотылган. Алар, кирәк дип табылган очракта, котыру һәм кешеләр өчен куркыныч булган башка йогышлы чирләрдән вакцина­лана, дәвалана һәм чиплаштырыла. Шулар­ның 12,2 меңе, ягъни 69 проценты, кабат урам­га җибәрелгән. 1,8 меңенең (10,5 проценты) хуҗасы табылган, 3,3 меңе (18,7 проценты) үтилләштерелгән яисә башка сәбәп­ләр белән үлгән.
Югарыда телгә алынган закон проектын “Роспотребнадзор”ның Башкортстан Республикасы буенча идарәсе дә хуплый. Эт һәм песиләрнең һөҗү­ме, тешләве кеше сәламәтлеге өчен бик хәвефле булырга мөмкин, ди белгечләр. Шуның өчен дә аларның төгәл исәбе алынырга һәм асрау тәртибе закон кысаларында көйлә­нергә тиеш. Идарә белешмәсеннән күре­нүенчә, үткән елда республикада 5772 ке­шене эт тешләгән һәм 58 кешенең кыргый этләр белән күңелсез бәйләнешкә керүе теркәлгән. Идарә эшчәнлегенең еллык эш йомгакларыннан күренүенчә, узган елда әлеге хезмәткә төрле хайван-тер­лекнең тешләве, тырнавы сәбәп­ле, 8975 кеше мөрәҗәгать иткән булса, шуларның 64 проценты — кыргый этләр корбаны.
Билгеле, закон беркемгә дә үзе яшәгән өйдә эт асрауны тыймый. Әмма моның өчен законда каралган тиешле таләпләр­не төгәл үтәргә кирәк. Русиядә токымлы усал этләрне асрау яисә өйдән читтә йөртүдәге кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә карата шактый штраф салу каралган. Әгәр урамда андый этләр йөгәнсез яисә муенчаксыз икән, аның хуҗасына 1-3 мең сумга кадәр штраф билгеләнә. Әйтергә кирәк, “усал этләр” исемлегенә керүче 12 токым бар. Ул Русия Хөкүмәте тарафыннан 2019 елда ук расланган. Әлбәттә, этнең кайсысы куркыныч, кайсылары яхшы икәне башка кешеләр өчен мөһим түгел. Аларны шартлы рәвештә дә ике төркемгә бүлеп булмый. Барысы да хуҗасының законны төгәл үтәвенә бәйле. Билгеле, урам этләре турында болай әйтеп булмый.
Этләр тудырган проблемага җиңеп карарга ярамый торгандыр. Кешеләргә һөҗүм итмәгәннә­ренең дә табигатькә нинди зур зыян салуын күреп торабыз. Хәтта йорт алдындагы яшел чирәмгә сабый балаларыбызны уйнарга алып чыгарга да куркабыз. Чөнки мондый иркенлекне балалар гына түгел, этләр дә “ярата”. Башкортстан депутатлары тәкъдиме, ниһаять, федераль дәрәҗәдә яклау табып, шушы проблемаларны җайга салырына ышанасы килә.

Олег Төхвәтуллин.


Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас