Мөрәҗәгатьләр белән эш турында тиешле хокукый мәгълүмат республика Хөкүмәтенең http://www.pravitelstvorb.ru рәсми сайтында урнаштырылган. Анда гражданнар Хөкүмәт вәкилләренең гражданнарны кабул итү графигы, Хөкүмәт Регламенты, кабул ителгән мөрәҗәгатьләр анализы, бәйләнеш реквизитлары белән таныша һәм Хөкүмәткә Интернет аша мөрәҗәгать итү формасын таба ала.
Узган елда республика Хөкүмәтенә 10598 мөрәҗәгать кабул ителгән. Шуларның 1812се – тикшерү һәм чара күрү өчен Башкортстан Башлыгы Хакимиятеннән, 4545е – Русия Президенты Хакимиятеннән, 74е – Дәүләт думасыннан, 422се федераль Хөкүмәт Аппаратыннан килгән, 3745 мөрәҗәгатьне гражданнар һәм оешмалар юллаган. Моннан тыш, дәүләт власте органнарыннан мәгълүмат сораган 420 хат килгән.
Мөрәҗәгатьләрдә авторлар җәмгысы 11517 мәсьәлә күтәргән һәм сорау юллаган. Халыкны күбрәк нинди мәсьәләләр кызыксындыра һәм борчый соң? Бу җәһәттән барлык мөрәҗәгатьләрнең 25,6 проценты (2949ы) – социаль өлкәгә, 25,1 проценты (2892се) – икътисадка, 21 проценты (2416сы) – дәүләт, җәмгыять һәм сәясәткә, 18,7 проценты (2158е) – торак-коммуналь хуҗалыкка, 9,6 проценты (1102се) оборона, хәвефсезлек һәм законлылык өлкәләренә карый.
Мөрәҗәгать итүчеләр, беренче чиратта, медицина ярдәме күрсәтү, аның сыйфатына, дарулар тәэминаты, медицина учреждениеләрен ябу һәм ремонтлау, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү, медицина учреждениеләре һәм хезмәткәрләре эше, аларның хезмәт хакы (902);
торак шартларын яхшырту, гражданнарны иске һәм авария хәлендәге торактан күчерү, ятим балаларны торак белән тәэмин итү (781);
күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау, идарәче компаниянең тиешле чара күрмәү, гомум милекне тиешенчә карап-тотмау, коммуналь хезмәтләрнең тиешенчә күрсәтелмәве (625);
мобилизация, мобилизацияләнгәннәргә һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә түләүләр (591);
балалы гаиләләргә пособие яисә компенсация (464);
юллар төзү, ремонтлау һәм файдалану, тимер-юл, авиа- һәм су транспорты объектларын төзү һәм реконструкцияләү (331);
коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр белән риза булмау (322);
су тәэминаты, газ кертү, су, газ, җылылык һәм электр тәэминатында җитешсезлекләр (304);
торак төзелешендә өлешләтә катнашу, бу өлкәдә дәүләт күзәтчелеге һәм контроль (239) мәсьәләләрен күтәрә.
Барлык мөрәҗәгатьләр дә тиешле тәртиптә каралган. Гражданнарны кызыксындырган аерым мәсьәләләр уңай хәл ителгән, калган сораулар буенча квалификацияле аңлатмалар юлланган.
Мөрәҗәгатьләрнең территориаль структурасын өйрәнү нәтиҗәләре күрсәтүенчә, күпчелек сораулар Уфа (3610), Стәрлетамак (587) Октябрьский (303), Салават (249), Нефтекама (195), Күмертау (183) шәһәрләреннән, Уфа (418), Туймазы (230), Белорет (213), Ишембай (190), Мәләвез (188), Иглин (154), Бәләбәй (151), Учалы (93), Чишмә (88), Бөре (86 мөрәҗәгать) районнарыннан алынган.