

Кичә кич илебез башкаласының бер мәктәбендә үсмерләрнең бергәләп үз-үзләренә кул салырга җыенуы турында борчулы хәбәрләр килгән.
“Shot” хәбәр иткәнчә, Бибиревта укучыларның мәктәптә нәрсә планлаштырулары турында 11 яшьлек кыздан билгеле булган. Ул очраклы рәвештә Сухарев исемендәге балалар һәм үсмерләрнең психик сәламәтлеге үзәгенең белгече тарафыннан кабул ителгәндә бу хакта ычкындырган.
Укучы сүзләренчә, балалар инде берничә көн тәнәфестә һәм чатларда гомум суицид турында фикер алыша.
Телеграм-канал чыганагы мәгълүматлары буенча, Мәскәү белгечләре 2 мартта булырга мөмкин фаҗигане булдырмаска тырыша. Бу көнне укучылар, биек йорт түбәсенә менеп, үз-үзләрен үтерергә ниятләгән, имеш.
Хәзер бу мәгълүмат белән полиция эшли, тикшерүчеләр дә җәлеп ителгән. Бу сүзләрнең имеш-мимеш кенә булып калуын телик. Баларыгызга игътибарлырак булыгыз!
Фото: “odin-moy-den.livejournal.com”