+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 февраль 2023, 07:13

Җәяүлене бәрдереп качкан...

Җәяүленең хәле ничек? Водительне тоткарлаганнармы?

Җәяүлене бәрдереп качкан...Җәяүлене бәрдереп качкан...
Җәяүлене бәрдереп качкан...

Уфада 16 яшьлек кызны бәрдергән шоферны эзлиләр. Бу хакта Уфа автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

27 февральдә көндез билгесез водитель Бакалы урамында 16 яшьлек кызны бәрдергән. Баш җәрәхәтләре белән җәяүле мөстәкыйль рәвештә медицина учреждениесенә мөрәҗәгать иткән.

Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү башланган. Вакыйганың барлык хәл-шартлары, шулай ук машина водителенең шәхесе һәм аның машинасы ачыклана.

Әгәр сез әлеге юл-транспорт һәлакәте шаһиты, яки бу факт буенча нинди дә булса мәгълүматка ия булсагыз, 8-917-486-76-36 телефоны буенча шалтыратып, хәбәр итегез. Җинаятьче качып котылмасын!

Фото: gorobzor.ru сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас