+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 март 2023, 13:20

Махсус операциядә 33 депутат катнаша

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе махсус хәрби операциядә Башкортстаннан 33 депутат катнашуы турында хәбәр итте. Константин Толкачев сүзләренчә, алар арасында мобилизация­ләнгәннәр һәм ирекле­ләр дә бар.

“Бүгенге көнгә “Бердәм Русия”дән СВОда турыдан-туры катнашучы 33 депутат турында билгеле, – дип хәбәр итте Константин Толкачев. – Алар – төрле дәрәҗәдәге депутатлар: авыл биләмәләре Советларыннан алып, республика парламентындагыга кадәр. Алар арасында декабрьдә үз теләге белән киткән Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Булат Юмадилов та бар. Башка партия вәкилләре дә безнең ил мәнфәгатьләрен яклауда катнаша. Монда партия билгесе буенча бүленеш юк, һәркемнең максаты бер”.

Парламент спикеры билгеләп үтүенчә, республиканың бөтен депутатлар корпусы махсус хәрби операция үткәрү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә катнаша.

“Депутатлар гуманитар ярдәм җыюда даими катнаша һәм йөкләрне озатып, безнең хәрби хезмәткәрләрнең һәм медикларның урнашу зонасына баралар, – диде Константин Толкачев. – Мин үзем дә анда ике тапкыр бардым, декабрьдә Херсон өлкәсендә булдым. Хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча законнар эшләнә һәм кабул ителә.

Фронтка ярдәм итәргә теләүче волонтерлар белән элемтәдә торабыз. Кемгәдер биналар җитми, кемгәдер – материаллар, кемнеңдер логистика проблемасы бар. Аңлыйбыз һәм ярдәм итәбез. Барлык дәрәҗәдәге депутатлар да бөтен республика буенча Шәйморатов исемендәге волонтерлар штаблары эшенә җәлеп ителгән.

Штаблар мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә максатлы ярдәм күрсәтә. Эш бик күп. Кешеләрнең бердәмлеге һәм мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга әзерлеге безгә эштә ярдәм итә”.

Махсус операциядә 33 депутат катнаша
Махсус операциядә 33 депутат катнаша
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас