

Әйткәндәй, матбугат басмаларына язылу кампаниясе игълан ителү белән Сәкинә Габдерәшит кызы гәзитебезгә тәүгеләрдән булып языла һәм башкаларны да шулай эшләргә өнди башлый. “Кызыл таң”га язылу белән квитанциясенең күчермәсен миңа җибәреп куя. Бу инде бик күптән килгән күркәм гадәт, дисәң дә була. Беренчедән, теге яки бу мәшәкатьләр килеп чыкканчы гәзиткә вакытында язылып калу хәерле, дип исәпли ул. Икенчедән, Сәкинә апа район басмаларына да язылып, берничә тапкыр бүләк отканы да бар. Шуңа Матбугат йорты оештырган конкурсларда катнашып барырга тырыша.
“Кызыл таң” белән дуслык җепләре бик күптән сузылып килә. Гомумән, Сәкинә апа гомере буе гәзит-журналлардан аерылмаган, ә инде хаклы ялга чыккач, үзе яраткан, еллар белән сыналган басмаларны алдырып, аларны тәмләп кенә укырга ярата.
Кемдер, хаклы ялда булган һәм ялгыз яшәүче кешенең вакыты күп, нишләсен – укый инде, дип тә әйтергә мөмкин. Ләкин Сәкинә Габдерәшит кызы — хәзер инде тугызынчы дистәне вакласа да, бик актив һәм егәрле кеше. Аның буш вакыты булганын, кул кушырып утырганын бервакытта да күргәнем юк әле.
Сиксәнен тутырганчы Сәкинә апаны кышкы чорда еш кына чаңгы юлында да очратырга мөмкин иде. Үзе дә сәламәт тормыш рәвешен алып бара, башкаларны да шуңа өнди. Соңгы елларда хезмәт ветераны скандинавча йөрүне хуп күрә. Үзе әйтмешли, җәяү йөрү сәламәтлек өчен бик файдалы, ә олы кешегә бу таяклар ныклы терәк тә әле. Байтак еллар дәвамында район күләмендә уздырылган спорт ярышларында да катнашып килде. Шул ук вакытта район Мәдәният сараенда оештырылган ветераннар хорына йөри.
Менә инде берничә ел Сәкинә Садртдинова Кырмыскалы мәчетендә дини гыйлем ала. Коронавирус пандемиясе чорында дәресләр туктатылып торды, алар янә башлангач, зур теләк белән атнасына ике тапкыр Ирек хәзрәт Әбуталипов һәм Светлана Әхмәдуллина үткәргән дәресләргә йөри. Гарәп телен дә үзләштереп килә. Йортында нинди генә дини китаплар юк! Коръәнне гарәп телендә укырга тели. Ә догаларны ул кечкенәдән белә. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк: мулла кызы бит ул!
Ярмәкәй районы үзәгендә күпбалалы гаиләдә үскән төпчек кызның кечкенәдән белем алу теләге көчле була. Әтисе Бөек Ватан сугышына киткәндә ул нибары 9 айлык булып кала. Бәхетенә, әтисе Җиңү язында, бер аяксыз булса да, туган йортына кайтып керә.
Сәкинә дә Ярмәкәйдәге мәктәпнең 10нчы сыйныфын тәмамлау белән Уфа шәһәрендәге техникумга укырга керә. Бу вакытта гаилә, җиңелрәк тормыш эзләп, әнисенең туганнары яшәгән Бәләбәй якларына күченә. Тиздән комсомол юлламасы буенча Сәкинәне Салават шәһәренә җибәрәләр – биредә ул пыяла заводына эшкә урнаша. Смена начальнигы вазыйфасында хезмәт сала, исеме Мактау тактасыннан, гәзит битләреннән төшми. Бу чорда ул булачак тормыш юлдашы Радик Сәлах улын очрата һәм тиздән яңа гаилә барлыкка килә, тормышларына шатлык-куанычлар өстәп, уллары туа.
Күпмедер вакыттан язмыш җилләре бу гаиләне иренең туганнары яшәгән Кырмыскалы авылына алып килә. Монда килү белән Сәкинә Габдерәшит кызы Авыл хуҗалыгы идарәсенә икътисадчы булып эшкә урнаша. Шулай да хезмәт биографиясенең күп өлеше Элемтә узелы белән бәйле була, хаклы ялга чыкканчы баш бухгалтер вазыйфасын башкара. Гомум эш стажы да дүрт дистә елдан артык хезмәт ветеранының.
Кызганычка каршы, кайгы җилләре дә Сәкинә апаның йортын урап узмый: ире, улы якты дөньядан бик иртә китеп баралар.
Ләкин Сәкинә апа үзен кулга алып, яшәргә көч таба. Авырлыкларга бөгелеп төшеп, дөньяның бер кызыгын тоймый яшәүчеләр дә бар. Ләкин көчле затлар башка юлны сайлый, Сәкинә апа да шундыйлардан: нинди генә сынау узмаган башыннан, ләкин ул зарланмый, иң авыр минутларда да тормышка гашыйк булып яши белә. Өлкән яшьтә һәм ялгызы булса да, тулыканлы тормыш алып бара. Йорт-кура тирәсендәге эшләрне дә үзе башкара, буш вакытларында телевизор карый, гәзит-журналлар укый, җәмгыятьтәге яңалыклардан хәбәрдар булып, яңа туган һәр көнгә сөенеп гомер йомгагын сүтә. Дини гыйлем ала, кышкы озын кичләрне догада үткәрә. “Тормыш, мәгънәсен аңлап яшәүчеләр өчен, бик матур ул”, – ди әңгәмәдәшем.
Автор фотосы.