+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 март 2023, 12:30

Ренат Шәрипов һәрчак хәтердә

Бүздәк районының элекке җитәкчесе 2003 елның 1 мартында чаңгы ярышында фаҗигале вафат булды. Дәртләнеп эшләгән, гөрләп яшәгән мизгелендә гомере өзелде аның. Ә якташлары хәтерендә матур эшләре, игелекле гамәлләре белән япь-яшь килеш, ачык йөзле, якты күңелле кеше булып калды.

Ренат Шәрипов һәрчак хәтердәРенат Шәрипов һәрчак хәтердә
Ренат Шәрипов һәрчак хәтердә

Ренат Әмир улы Шәрипов 1956 елның 1 маенда Бүздәк районының Сабай авылында туган. Башкортстан педагогия институтын тәмамлагач, туган авылындагы мәктәптә һөнәри хезмәт эшчәнлеген башлый, аннары районның комсомол һәм партия оешмалары җитәкчелегенә үрләтелә, 1992 елда Бүздәк районы хакимияте башлыгы вазыйфасына билгеләнә.
Кыска гына вакыт аралыгында Ренат Шәрипов, дәүләт хезмәте баскычларын үтеп, республикада киң билгеле төбәк башлыкларының берсенә әверелде, Дәүләт җыелышы – Корылтайның ике чакырылыш депутаты булды. Бүздәк районының социаль-иктисади үсешенә зур өлеш кертеп, туган төбәген Башкортстан дәрәҗәсендә уңышлары белән танытты.

Ренат Шәриповның якты истәлеге якташлары хәтерендә саклана. Вафатыннан соң аңа “Бүздәк районының шәрәфле шәхесе” бирелде, район үзәгендәге урам, Сабай авылы мәктәбе Ренат Шәрипов исемен йөртә.

Вафатына 20 ел үтүгә бәйле, Бүздәк авылы зиратында Ренат Шәриповны искә алу чарасы үтте, анда аның туганнары, элекке хезмәттәшләре, дуслары һәм якыннары катнашты, каберенә чәчкәләр салды.

- Ренат Әмир улының Бүздәк районы үсешенә керткән өлеше гаять зур булды,- диде Бүздәк район Советы рәисе Рамил Салихов.- Без аның башкарган эшләрен дә, үзен дә онытмыйбыз!

Автор фотосы.

 

                                 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас