+9 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 март 2023, 11:52

490 грамм авырлыктагы бала туган

Республика табиблары аның гомере өчен озак көрәшә.

490 грамм авырлыктагы бала туган
490 грамм авырлыктагы бала туган

Башкортстанда бик аз авырлык белән бала туган. Бу хакта социаль челтәрләрдә төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Айрат Рәхмәтуллин сөйләде.

Сабыйның әнисе йөклелекне бик авыр кичергән, ул белгечләрдә исәптә торган. 11 атнадан йөклелекне өзү куркынычы туган, шулай ук "хроник җиткелексезлек", "тышчаларның йогышлы ялкынсынуы" һәм "анемия" диагнозлары куелган. Моннан тыш, хатынның калкансыман бизе җитәрлек күләмдә гормоннар эшләп чыгарудан туктаган.

25 атнада йөкле хатын Республика клиник перинаталь үзәгенә кергән. Аңа ашыгыч рәвештә операция ясаганнар. Дөньяга туган нәнинең буе - 29 сантиметр, ә авырлыгы 490 грамм булган. Баланы шунда ук реанимациягә китергәннәр. Кыз бер айга якын үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппараты ярдәмендә сулыш алган, тагын бер ай, үзе сулый башлаганчы, канюляларда булган. Шуннан соң табиблар сабыйны 1нче балалар патологиясе бүлегендә карый.

- Хәзер инде ул өендә. Кыз бик яхшы авырлык җыя һәм үз яшьтәшләрен куып җитеп килә, - диде Айрат Рәхмәтуллин.

Фото: igis.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: