

Чиләбе өлкәсендәге "Урал" М-5 трассасы участогында хәрәкәт катлаулы булып кала.
"Приуралье" автомобиль юллары федераль идарәсе мәгълүматы буенча, бүген Чиләбе өлкәсендә вакытлыча пассажир автобуслары, маршрут һәм җиңел таксилар, шулай ук йөк транспорты өчен хәрәкәтне чикләү озайтылды.
Әлеге чикләүләрнең сәбәбе: көчле җил, буран, кар яву, күз күреме чикләнү.