+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 март 2023, 04:20

Чит ил сүзләрен куллану тыелачак

Президент Владимир Путин чит ил сүзләрен куллануны тыя торган законга кул куйды.

Чит ил сүзләрен куллану тыелачакЧит ил сүзләрен куллану тыелачак
Чит ил сүзләрен куллану тыелачак
Моннан соң чиновниклар чыгышында һәм рәсми документларда аларны куллана алмаячак. Искәрмәләр урыс телендә аналоглары булмаган сүзләр генә. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.

Төзәтмәләр «РФ дәүләт теле турында» Законга кертелә. Закон авторлары фикеренчә, документ урыс телен чит ил сүзләреннән якларга тиеш.

Аналоглары булмаган чит тел сүзләре исемлеген махсус сүзлекләрдә китерәчәкләр. Сүзлекләрне һәм белешмәләрне урыс теле буенча комиссия тәкъдимнәре нигезендә хөкүмәт раслаячак.

Урыс телен куллану мәҗбүри булган өлкәләргә түбәндәгеләр керә: барлык милек рәвешендәге оешмаларның русиялеләр белән рәсми мөнәсәбәтләре һәм рәсми хат алышуы, телеграммалар җибәрүчеләрнең һәм алучыларның адресларын рәсмиләштерү; дәүләт һәм муниципаль мәгълүмат системалары; шулай ук товар кулланучылар өчен билгеләнгән мәгълүмат.

Фото: Reuters

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас