+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 март 2023, 09:05

Наркотик кулланудан үлүчеләр ике тапкыр арткан

Чаң сугарга күптән вакыт та бит...

Наркотик кулланудан үлүчеләр ике тапкыр артканНаркотик кулланудан үлүчеләр ике тапкыр арткан
Наркотик кулланудан үлүчеләр ике тапкыр арткан
Башкортстанда агымдагы елның гыйнварында наркотиклар кулланудан 14 кеше үлгән – бу, узган елның шул ук аена караганда, ике тапкыр күбрәк. Бу хакта 28 февральдә "Роспотребнадзор"ның төбәк идарәсе хәбәр итте.

Гыйнварда республикада тыелган матдәләрдән агулануның 25 очрагы теркәлгән (узган елда 14 булган). Иң күбе Уфада (18 очрак) һәм Стәрлетамакта (өч) булган.

Шундый ике вакыйга Благовещен районында һәм берәр Салават һәм Дуван районнарында теркәлгән.
 
Шушы чорда спиртлы эчемлекләрдән агуланып 15 кеше вафат булган.

Фото: vancomycin.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас