

Бүген Уфаның Комсомол урамында урнашкан аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 27нче мәктәптән бер меңгә якын баланы һәм хезмәткәрне ашыгыч рәвештә эвакуацияләгәннәр. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Уку йортында шартлаткыч табылган, дигән хәбәр килгән. Хәзер мәктәп биналарын хокук сакчылары тикшерә.
Шулай ук, шаһитлар хәбәр итүенчә, 1нче лицейда шундый ук хәл булган. Анда да махсус хезмәткәрләр эшли.
Фото: "Башинформ" агентлыгы