Аны Федерация Советы каршындагы Евразия хатын-кызлар форумы Советы Русия экспорт үзәге белән берлектә оештыра. Конкурста Русиянең 82 төбәгеннән Экспортка ярдәм итү үзәкләре катнашты. Бу хакта 2 мартта Федерация Советы Рәисе Валентина. Матвиенко җитәкчелегендә "Хатын-кыз бизнесы тавышы" хатын-кыз эшкуарлары белән диалог" утырышы барышында билгеле булды.
— Безнең икътисадка яңа импульс, идеяләр, проектлар кирәк, һәм без фикерләр, инициативалар белән алмашу һәм иң беренче чиратта сезгә нинди ярдәм кирәклеген белү өчен эшлекле, актив хатын-кызларны җыярга булдык, - дип белдерде Валентина Матвиенко.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәктә эшкуар хатын-кызларга ярдәм итү эше ничек алып барылуы белән уртаклашты.
- Республикабызның экспорт потенциалын гамәлгә ашыруга без инде беренче ел гына игътибар итмибез, һәм Русия экспорт үзәге безгә бу эштә бик ярдәм итә. Минемчә, бу конкурс нәкъ менә хатын-кызлар эшкуарлыгына, хатын-кызлар экспортына игътибарны җәлеп итә. Чөнки еш кына эшкуарларга чит ил базарларын яулый башлау өчен әхлакый ярдәм җитми. Ә республика экспортына ярдәм итү үзәге дәүләт ярдәменең реаль эшли торган федераль һәм төбәк инструментларын тәкъдим итә, — диде Радий Хәбиров.
27 февральдә әлеге конкурсның комиссиясе утырышында республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов Башкортстанның конкурс заявкасын тәкъдим итте.
- "Халыкара кооперация һәм экспорт" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында без илдәге экспортерларга ярдәм итү буенча иң яхшы экосистемаларның берсен формалаштырдык. Бу система ярдәмендә хатын-кыз эшкуарлары саны арта. Русия экспорт үзәге һәм Федерация Советы тәкъдиме белән, без бизнес-ледилар белән активрак эшли башладык. 2022 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстанның 337 эшкуары Экспортка ярдәм итү төбәк үзәге хезмәтеннән файдаланган, бу, 2021 елдагы белән чагыштырганда, 15 тапкыр күбрәк, - дип билгеләп үтте Рөстәм Моратов.
Ул, шулай ук, хатын-кызлар эшкуарлыгына ярдәм итү буенча креатив башлангычлар турында сөйләде.
Федерация Советы Рәисе урынбасары Галина Карелова Башкортстан җитәкчелегенең хатын-кыз эшкуарларга ярдәм итү эшен югары бәяләде.
- Төбәк җитәкчеләренең мондый дәрәҗәдә хатын-кыз эшкуарларга ярдәм итүе безнең өчен зур мәртәбә. Сез ярдәм системасын төгәл һәм дөрес төзисез һәм бөтен ил өчен яхшы үрнәк күрсәтәсез, - диде Галина Карелова.