+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 март 2023, 04:25

Нур сибелә йөзеннән

Фәүкыйнур Шәрипова кебек изге күңелле гүзәл затлар ямьли дөньяны.

Нур сибелә йөзеннәнНур сибелә йөзеннән
Нур сибелә йөзеннән

Аскын районының Карткисәк авылында дөньяга килеп, озак еллар Уфа шәһәрендә соклангыч гомер кичерүче, якташларына игелек кылучы, кояш кебек тирә-юньгә нур сибүче, ачык йөзле Фәүкыйнур Шәрипова кебек асыл кешеләр, изге күңелле гүзәл зат­лар белән ямьле дөньябыз. Кечкенәдән аш-суга оста, иҗатка, сәнгатькә гашыйк ул! Аның күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек язган шигырьләре, язмалары туган як, әдәп, әхлак, туган тел, кеше язмышлары, тормыш хакында.

Гомумән, аның иҗаты – зур тәрбия чыганагы! Үз язмаларында дәвернең иҗтимагый мәсьәләләрен, гыйбрәтле хәлләрен күтәреп чыккан фикер иясе һәм сүз остасы да ул. Күңел җимешләре шигърият, матбугат сөючеләрдә илаһи көч, яшәү дәрте уята. Аларның байтагы тугыз китабында, республика матбугатында, шул исәптән “Кызыл таң” гәзитендә дөнья күрде.


Ак күңеле белән кешеләргә бары тик изгелекләр кылып яшәүче, олы йөрәкле, ярдәмчел, кунакчыл, туган җанлы Фәүкыйнурның балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Әтисе Әлтаф, сугыш яраларыннан мантый алмыйча, бик иртә бакыйлыкка күчә. Ул үлгәндә Фәүкыйнур апага – өч яшь, сеңлесенә нибары сигез ай була. Әнисенең төп ярдәмчесе була ул.


– Мәктәптә уку белән бергә төрле эшләр башкарырга туры килде: басуда чүп тә утадым, ашлык та ташыдым, почта да тараттым, ерак Ленинград өлкәсендә торф та чыгардым. Аннары озак еллар башкала предприятиеләренең берсендә склад мөдире булып эшләдем, – ди 42 ел хезмәт стажына ия Фәүкыйнур ханым.
Кайда гына хезмәт салса да, үз эшен намус белән башкара, күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә ул.


Җор телле, көчле рухлы, изге күңелле Фәүкыйнур Әлтаф кызы уңган хуҗабикә, үрнәкле ана да! Мәчетле районында туып-үскән җәмәгате Радмир Гафур улы белән өч малайга гомер бүләк иткәннәр. Кызганычка каршы, Радмир абый – 35, уллары Айдар 11 яшендә, аннары Айрат вафат булалар. Өлкән улы Рәфыйк озак еллар гаиләсе белән Мәскәү шәһәрендә гомер кичерә.


“Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше ясый”, ди халык. Бу сүзләр улы, киленнәре, оныклары өчен һәрчак җан атып, аларның ихтирамын яулап яшәүче Фәүкыйнур Шәриповага да төбәп әйтелгән сыман.


– Фәүкыйнур апа – авылыбызның горурлыгы, маягы, көтеп алынган хөрмәтле кунагы, – ди Карткисәк авылының Агинәйләр коры җитәкчесе, тарих-туган як музее мөдире Фәнирә Нәбиуллина. – Аның һәр кайтуын сагынып көтеп алабыз. Күмәк халык, республикабызның абруйлы кешеләре катнашлыгында берничә тапкыр иҗат кичәсен үткәрдек. Моннан унбиш ел элек музейда Фәүкыйнур апаның иҗатына багышлап махсус почмак булдырдык. Анда аның китаплары, бихисап төрле кул эшләре урын алды, алар күпләрдә зур кызыксыну уята.


– Шөкер, авылдашларым һәрвакыт зурлый, кунак итә, – ди Фәүкыйнур апа, горурланып. – Иҗат кичәләремне үткәрүгә күп көч салдылар. Бу уңайдан аеруча Фәнирә Нәбиуллинага, Карткисәк урта мәктәбенең элекке директоры, “Сердәшләр” фольклор төркеме җитәкчесе Лидия Харисовага, авыл мәдәният йорты китапханәчесе Динара Нурмөхәммәтовага чиксез рәхмәтлемен. Шунысы сөенечле: ике ел элек татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклау өлкәсендә башкарган эшләрем өчен – Бөтендөнья татар конгрессының, Карткисәк урта мәктәбе белән актив хезмәттәшлек иткәнем өчен Рәхмәт хатларына лаек булдым.
* * *
Тиздән 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне. Бу уңайдан Фәүкыйнур Шәрипованы шушы күркәм бәйрәм һәм якынлашып килүче туган көне белән котлап, аңа Ана бәхете, оныклар шатлыгы, исәнлек-саулык, иҗади уңышлар, куанычлы, тигез озын гомер телисе килә.
Хөрмәтле Фәүкыйнур ханым!


Шушы гүзәл бәйрәм Сезгә бары тик куанычлар алып килсен! Йөрәгегездә өмет, ышаныч, киләчәктә дә кешеләргә игелек эшләргә омтылу яшәсен. Йөзегез – кояштай нурлы, тормышыгыз матур җырларга тиң булсын! Һәр көн Сезгә бары тик шатлыклы хәбәрләр алып килсен, имин яшәгез, тормыш учагыгыз сүнмәсен! Иңнәрегездәге шәфкать фәрештәсе Сезне беркайчан да ташламасын! Язгы иртәләр тынычлык, шатлык алып килсен, уңышларга юмарт булсын! Алдагы бәйрәмнәрне дә сәламәт булып, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен күреп, шатлык-куанычлар белән генә каршы алырга язсын!

Котлы булсын бәйрәмегез,
Юлыгызга гөлләр сибелсен.
Март аеның саф җилләре Сезгә
Бәхет-уңыш кына китерсен!

Акыл сандыгыдай киңәшегез,
Ак күңелегез тулы изгелек.
Сөенеч һәм шатлык тулы көннәр
Көтеп торсын Сезне тезелеп.

Сәгать суга, гомер, еллар уза,
Аларны һич булмый туктатып.
Тукталмасын, еллар узган саен
Сезнең шатлык барсын гел артып!

Әхнәф ӘМИНЕВ,
Гүзәл МОНАСЫЙПОВА.
Уфа шәһәре.

Фәүкыйнур ШӘРИПОВА
Рәхмәтлемен
Ходаема

Бер Ходайның рәхмәте бит
Туу-үлем – һәммәсе.
Аның рухы белән бәйле
Яшәүләрнең мәгънәсе.

Яшәргә икән – яшәргә
Үзеңне жәлләмичә.
Безгә бирелгән гомерләр
Түгел бит әллә ничә.

Бу дөньяга безгә гомер
Бер генә тапкыр килә.
Киләчәктә ни булырын
Бер Ходай гына белә.
Динем – Ислам!
Ислам динен кабул иткәч
Табигать тә сафланды.
Матур азан моңнарыннан
Бар табигать җанланды.

Ходаемны зурлый-зурлый
Тәсбих әйтә гөлләр дә.
Сокланмаган кеше юктыр
Коръән кергән өйләргә.

Ходай биргән сынауларга
Түзгәннәре бик сирәк.
Сабырлыклар, түземлекләр
Бу дөньяда бик кирәк.

Дин бит ул гомер юлында
Адаштырмас маягым.
Җитәкләп алып бара ул
Таяр чакта аягым.
* * *
Бу дөньяның бозын, кырауларын
Күңел җылысында эреттем.
Кешеләрне әйдәп яхшылыкка
Күңелемдә шигырь йөреттем.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас