+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 март 2023, 04:31

Тәрәзәләрдә утлар янсын әле!

Зөбәрҗәт туйларын билгеләүче “Кызыл таң”ның тугры дуслары Рәшидә һәм Гыйлемхан Әхияровлар бүген балаларының игелеген күреп куана.

Тәрәзәләрдә утлар янсын әле!Тәрәзәләрдә утлар янсын әле!
Тәрәзәләрдә утлар янсын әле!
Республикабызның Төньяк капкасы булган Яңавыл районында яшьләргә һәрьяклап үрнәк булырлык гаиләләр байтак. Карман авылында бер шатлыкны ике итеп, 55 ел тигез, тату гомер кичерүче Рәшидә һәм Гыйлемхан Әхияровлар – нәкъ шундыйлардан.

Кечкенәдән техниканы биш бармагы кебек белүче, көчле рухлы Гыйлемхан Фәтхи улы гомере буе хуҗалыкта тракторчы булып хезмәт салган, күпьеллык намуслы, фидакарь хезмәте өчен орден-медальләргә, Мактау грамоталарына лаек булган. Сабыр холыклы, олы йөрәкле, аш-суга, гөл-чәчәкләр үстерүгә оста Рәшидә Ахун кызы Карман мәктәбе каршындагы интернатта тәрбияче булып эшләгән.

– Шөкер, гомеребез кешеләргә ярдәм кулы сузып, якташларыбызга игелек күрсәтеп, фидакарь хезмәттә үтте. Гомер көзебездә дә кешеләрдән рәхмәтләр ишетеп, якташларыбызның, хезмәттәшләребезнең ихтирамын тоеп яшибез, – ди Рәшидә һәм Гыйлемхан Әхияровлар, канәгать елмаеп.
Күпләргә зыялылык, кешелеклелек, ихласлык үрнәге булган бу матур пар балалары Гүзәлия, Альберт, Булатка – хәстәрлекле әти-әни, оныклары Марсель, Дмитрий, Эдуард, Эльмарга яраткан картәти, картәни. Кызлары Гүзәлия әти-әнисе белән бергә яши, Прогресс урта мәктәбендә биология һәм химия дәресләре укыта, уллары Альберт “Роснефть” предприятиесендә мастер булып эшли, җәмәгате Надежда белән Нефтекама шәһәрендә гомер кичерәләр, кече уллары Булат – Башкорт дәүләт аграр университеты доценты, хатыны Луиза белән Уфада төпләнгәннәр.

– Сөекле әти-әниебез моннан 55 ел элек корган ояларында безне, өч бала
ны, җил-яңгыр тидерми үстерделәр, белем алырга ярдәм иттеләр, зур тормыш юлына чыгардылар, кечкенәдән барлык гүзәл сыйфатларны тәрбияләделәр, моның өчен аларга чиксез рәхмәтлебез, – ди уллары Булат, горурланып. – Вакыт булган саен газиз кешеләребез янына кайтып, хәлләрен белергә, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Гомумән, гомер уртасына кереп барганда да алар янында без һаман бала, игелекләрен күреп, фатыйхаларын алып гомер кичерәбез. Кайткан саен туган йортыбызның капкасы ачык, тәрәзәләрдә утлар балкып яна. Безнең өчен моннан да зур шатлык юк! Киләчәктә дә җырларда җырланганча, озак еллар туган йортыбызның нуры сүнмәсен, тәрәзәләрдә утлар янсын!

Кыш белән яз кавышкан илаһи мизгелдә “Кызыл таң” гәзитенең тугры дуслары Рәшидә һәм Гыйлемхан Әхияровларны зөбәрҗәт туйлары белән тәбрикләп, аларга сәламәтлекнең ныклысын, бәхетнең зурысын, гомернең озынын, җан рәхәте, гаилә иминлеге, якыннарының игелегендә яшәүләрен телисе килә. Алдагы юбилейларны да сәламәт булып, балаларыгызның, киленнәрегезнең, оныкларыгызның, туганнарыгызның кадер-хөрмәтендә, шатлык-куанычлар белән генә каршыларга насыйп булсын!

Хөрмәтле Рәшидә Ахун кызы һәм Гыйлемхан Фәтхи улы!

55 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә.
Тормыш юлын сезнең кебек
Матур үтәр кем генә?!

Тырыш, уңган, олы җанлы да сез,
Кылганыгыз – бары изгелек.
Шатлыкларда үтсен һәр көнегез,
Бәхетегез булсын гомерлек!

Сәгать суга, гомер, еллар уза,
Аларны һич булмый туктатып.
Тукталмасын, еллар узган саен
Сезнең шатлык барсын
гел артып!

Әхнәф ӘМИНЕВ.
Яңавыл районы.
Фото Булат Әхияровның шәхси архивыннан алынды.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас