+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 март 2023, 03:35

Чишмәдә "Светофор" янган

Сәүдә комплексы эчендә газ балоннары да булган.

Чишмәдә "Светофор" янганЧишмәдә "Светофор" янган
Чишмәдә "Светофор" янган

Бүген төнлә Чишмә поселеогында «Светофор» кибете янган. Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълуматлары буенча, янгынның башлангыч мәйданы 500 квадрат метр чамасы булган.

Янгынны сүндерүгә 30дан артык кеше һәм 9 берәмлек техника җәлеп ителгән. Бу вакытка үлүчеләр һәм җәрәхәтләнүчеләр турында мәгълүмат юк.

Бинадан 20 дән артык пропан балоннары эвакуацияләнгән. Көчләр һәм чаралар авырлык дәрәҗәсе буенча җәлеп ителгән. Су китерү оештырылган.

Янгынның сәбәбе билгеләнә. Бу урынга Русия Гадәттән тыш хәлләр министрылыгынң Сынау лабораториясе эксперты һәм сорау алучылар чыккан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас