+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 март 2023, 09:27

15 яшьлек кызны бәрдергән...

Аның хәле ничек?

15 яшьлек кызны бәрдергән...15 яшьлек кызны бәрдергән...
15 яшьлек кызны бәрдергән...

Кичә көндез бер водитель 15 яшьлек кызны бәрдергән. Бу хакта Уфа автоинспекциясе хәбәр итә.

Октябрь проспектына Рихард Зорге урамы ягыннан борылганда "Mitsubishi Lancer" машинасы водителе җәяүлене бәрдергән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 15 яшьлек кыз баш җәрәхәте белән дәваханәгә озатылган. Медицина ярдәме күрсәткәннән соң яшүсмер өенә кайтарып җибәрелгән.

Әлеге вакытта авария факты буенча административ тикшерү бара.

Фото: gorobzor.ru сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас