Премьер-министр игътибар иткәнчә, Русия Президенты тарафыннан санкцияләнмәгән чүплекләрне һәм тупланган хәвефле объектларны бетерү бурычы куелган. Бу юнәлештә республика күптән системалы нигездә эшли.
- "Чүп-чар" реформасы башланганнан бирле 2300дән артык санкцияләнмәгән чүплек бетерелгән. Тагын 800дән артыгын юк итәргә кирәк. Бу эшне планлы рәвештә дәвам итү мөһим, шул исәптән «Генераль җыештыру» федераль проекты кысаларында да. 2024 елга барлык чүплекләрне тулысынча бетерергә һәм яңаларын булдырмаска кирәк, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров.
Табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта калдыклар 25 561 контейнер мәйданчыгында җыела, шуларның 9 098е калдыкларны аерым җыю өчен җиһазландырылган. Җыелган калдыкларны даими рәвештә 404 берәмлек чүп-чар техникасы чыгара.
Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе начальнигы Елена Прочаковская социаль челтәрләрдә халык мөрәҗәгатьләрен мониторинглау һәм анализлау нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Ул барлык муниципаль берәмлекләр һәм төбәк операторлар өчен хас булган проблемаларга тукталды.
Узган елдан системаның яңа версиясен булдыру буенча эш алып барыла. Хәзерге вакытта муниципалитетларда калдыклар җыелу урыннарында контейнерлар составын төгәлләштерделәр, сортларга аерылган калдыкларны чыгару графикларын аерым алып бару функциясе гамәлгә ашырылды, «Махсус хуҗалык» предприятиесе белән берлектә яңа мобиль кушымта сыналды, төбәк операторларының намуссыз тәртибен ачыкларга мөмкинлек бирүче функционал тормышка ашырылды. "Уфагортранс» МУПы белән берлектә, чүпне вакытында чыгару техникасының урнашуын күзәтү өчен «Глонасс» системасына ретрансляция ясадылар.
Андрей Назаров Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгына «ТКО-Башкортостан» яңартылган системасының тәкъдим ителгән функционалын анализларга һәм, төбәк операторларының позициясен исәпкә алып, аны кертү буенча тәкъдимнәрне Санлы үсеш министрлыгына тапшырырга кушты.