Кумертауда ике зыян күрүче белән юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта Башкортстанның ЮХХДИ башлыгы Владимир Севастьянов хәбәр итә.
6 март кичендә Магистраль урамында 34 яшьлек урындагы кеше «Лада Гранта» машинасында каршы як полосога чыгып, 36 яшьлек хатын-кыз идарә иткән "Hyundai Accent" машинасы белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике водитель дә төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган һәм дәваханәгә озатылган. Әлеге вакытта авария факты буенча тикшерү үткәрелә.
Фото: gorobzor.ru