+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 март 2023, 06:50

Өч яшьлек улын үтерергә җыена, түрәләрне асып куярга куша...

Әлеге минутларда Нижневартовскида коточкыч хәл күзәтелә. Адекват булмаган ир күпкатлы йортның фатирында бикләнгән, үзен һәм өч яшьлек улын үтерерү белән яный.  

Өч яшьлек улын үтерергә җыена, түрәләрне асып куярга куша...Өч яшьлек улын үтерергә җыена, түрәләрне асып куярга куша...
Өч яшьлек улын үтерергә җыена, түрәләрне асып куярга куша...

Mash Telegram-каналы мәгълүматлары буенча, Владимир Широков 80 таблетка транквилизаторны алкоголь белән катнаштырып эчкән.

Ул ике мылтык белән коралланган һәм инде тугызынчы каттан ишегалдына атып караган.


Шулай ук Широков подъездны миналаганын һәм детонаторны әзер тотуын белдерә, күршеләрне эвакуацияләргә тәкъдим итә.

Ир фатир йозагын ватып керергә тырышкан һәркемгә ут ачу белән яный.

 

Куркыныч хәл булмасын өчен, ир шәһәр мәйданында берничә урындагы түрәне асып куюны таләп итә. Имеш, алар аның яраткан кызын үтергәннәр, ә берсе биоэкспериментлар белән аның шәхесен үзгәрткән.

Shot Telegram-каналы мәгълүматлары буенча, Владимир Широков - Нижневартовск мэриясе хезмәткәре.

 

Район көчләр тарафыннан чолгап алынган. Күрше йортның түбәсенә снайпер күтәрелә.

 

Фото: “kemerovo.bezformata.com”

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас