

Әлеге кеше Таҗикстаннан Русиягә дүрт ел элек килгән. Биредә шәхси мәктәп ачарга уйлый һәм мәчет астында аш бүлмәсен тоткан кешедән өч бүлмә арендага ала. Азизмурод укучыларын бөтен илдән бик дини гаиләләрдән җыя. Биредә хәтта чит илләрдән килеп укыганнар да бар.
Унике баланың бишесе һәрвакыт мәдрәсәдә булган. Калганнары туганнарында яшәгән һәм дәресләргә килеп йөргән. Остаз малайларны үз күзәтүе астында гына урамга алып чыккан, ә аларны кыйнауны гадәти күренешкә әйләндергән. Балаларның әти-әнисеннән ай саен "укыту" өчен 10 мең сум алып барган. Полиция садист мәктәбен моннан бер атна элек япкан, ләкин 5 баланың әти-әнисе һаман да табылмаган.
Фото: ufa1.ru