

Стәрлетамак районында мәктәп автобусы катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу хакта Башкортстанның ЮХХДИ башлыгы Владимир Севастьянов хәбәр итә.
Иртән Стәрлетамак – Федоровка автомобиль юлының 15нче чакрымында төп юлга чыкканда 22 баланы алып баручы “Peugeot Boxer” автобусы “ВАЗ-21099” машинасы белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк, транспорт чаралары гына яньчелгән. Билгеле булуынча, балалар Айгөл авылындагы урындагы мәктәпкә юл тоткан. Мәктәпкә якынча 500 метр барасы калган. Юл-транспорт һәлакәтеннән соң укучылар уку урынына үзләре барып җиткән.
Әлеге вакытта бу факт буенча тикшерү үткәрелә.
Полиция хезмәткәрләре М-5 Урал трассасының 1478нче километрында теркәлгән авария сәбәпләрен ачыклый. Кызганычка каршы, биредәге юл читендә туктап торган фура белән бәрелешкән “Hyundai Solaris” водителе һәлак булган.
Күмертау шәһәренең дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ике һәлак булучы теркәлгән автомобиль авариясе сәбәпләрен ачыклый.
Ведомствода хәбәр итүләренчә, Уфа – Ырынбур юлының 217нче километрдагы озайлы борылышта 35 яшьлек уфалы идарә иткән “Лада Приора” “Фольксваген Тигуан” белән бәрелешкән.
Авариядә “Приора”ның водителе һәм 59 яшьлек пассажиры һәлак булганнар. “Фольксваген” белән идарә итүче 60 яшьлек Мәләвез кешесе дәваханәгә озатылган. Тикшерү оештырганнар.