+1 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 март 2023, 10:04

Дүрт кызның үлеменә сәбәпчегә суд карары чыгарылган

Бакалы районында коточкыч һәлакәткә сәбәпче булган Марс Гозәяров, аны көтеп тормыйча, үз-үзенә хөкем чыгарырга да булган, әмма кичә аның бу дөньяда аласы җәзасы турында билгеле булган.

Дүрт кызның үлеменә сәбәпчегә суд карары чыгарылган
Дүрт кызның үлеменә сәбәпчегә суд карары чыгарылган

10 мартта Башкортстан Югары суды авариядә дүрт кызның гомерен өзгән Марс Гозәяровка хөкем карары чыгарган. Судья, барлык якларның фикерләрен тыңлап, гаепләнүчегә 11 ел төрмә җәзасы билгеләргә карар иткән. Мораль компенсация ягыннан беренче инстанция суды карары үз көчендә кала. Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән. Исегезгә төшерәбез, элегрәк суд, дәүләт гаепләүчесе позициясен исәпкә алып, гаепләнүчегә гомум режимлы холык төзәтү колониясендә утырып, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 3 елга мәхрүм итеп, 13 ел ирегеннән мәхрүм итү һәм һәр зыян күрүче файдасына 1 миллион сумнан мораль зыянны компенсацияләү рәвешендә җәза билгеләгән иде.

Гозәяровның адвокаты җәзаны үтәү режимын гомум режимнан колония-поселениегә үзгәртүне, шулай ук компенсация күләмен киметүне сорый. Адвокат хөкем карары бик каты билгеләнгән дип белдерә, имеш суд Гозәяровның гаебен тануын һәм тикшерү белән хезмәттәшлеген исәпкә алмаган. Мораль зыянны компенсацияләү суммасы да арттырылган дип санала.

Үлгән кызларның туганнары гаепләнүчегә гомерлек төрмә дә аз булуын белдерә.

Юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кызның үлемендә гаепләнүче судта үзенең соңгы сүзен әйтте. Ул үз гаебен тулысынча таныганын, тәүбә итүен белдерде. Шулай ук гаепләнүче һәр төн саен үлгәннәр төшенә керүен сөйләде. Гозәяровның яклаучысы судтан йомшаграк хөкем һәм мораль зыянны компенсацияләү күләмен киметүне сорый. Моннан тыш, адвокат СИЗОда гаепләнүченең үз-үзенә кул салырга маташуын сөйли.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 18 июлендә 04.40 сәгать тирәсендә гаепләнүче, исерек хәлдә "Ауди А5" маркалы автомобиль белән идарә итеп, билгеләнгән тизлекне арттырып, каршы хәрәкәт полосасына һәм өлешчә Бакалы авылындагы юлларның берсенең сул ягына чыга. Нәтиҗәдә, ул дүрт яшь кызны бәрдерә. Җәяүлеләр алган җәрәхәтләрдән авария урынында һәлак була.

Дүрт кызның үлеменә сәбәпчегә суд карары чыгарылган
Дүрт кызның үлеменә сәбәпчегә суд карары чыгарылган
Дүрт кызның үлеменә сәбәпчегә суд карары чыгарылган
Автор:Резида Валитова
Читайте нас: