-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 март 2023, 11:49

"Абзарың шул хәтле чиста булганы да юк иде әле" (видео)

Бу икәү һаман "чеметешә". Инде берсе икенчесенең "абзар"ын тазарткан.

"Абзарың шул хәтле чиста булганы да юк иде әле" (видео)
"Абзарың шул хәтле чиста булганы да юк иде әле" (видео)

Бу көннәрдә юмор остасы Данир Сабиров белән җырчы Марат Яруллин - социаль челтәрләрдә иң популяр кешеләрдер. Менә, ичмасам, пиар!

Марат Яруллин белән Данир Сабировның «баттл»ы яшь җырчының Данирга җырламаска, ә юмор белән генә шөгыльләнергә киңәш итүе аркасында башланды. Данирга бу киңәш ошамады, алар башта сүзләр белән "чеметешеп" алдылар да, бер-берсенә биремнәр яудыра башладылар.

Данир Сабиров, Маратның биреме буенча, 60 яшьтән өлкәнрәк ханымны романтик кичке ашка да чакыруы турында язган идек. Хәзер ул Маратка ишегалдындагы карны килеп көрәргә кушкан.

Марат Яруллин музыкантлары белән төялешеп, юмористның капка төбенә килеп тә туктаган, Данир Сабировның хатыны Миләүшәгә чәчәк бәйләме бүләк иткән.

Ишек алдында кар түгел, боз булып чыккан. Марат аны капкага кадәр "ялт" иттергән! Видеодан күренгәнчә, аңа музыкант егетләре көч биреп торган.
Аннары артистлар социаль челтәрдә «әйткәләшкән».

«Данир Сабиров, биремеңне үтәдем. Синең абзарың шул хәтле чиста булганы да юк иде әле», – дип язган Марат. Нижгарда ишегалдын "абзар" диләрме, әллә монда да бер төрттерү бармы, белмәссең. Данир Маратның "кардан арчыдым" диюе дә ошамаган, ул "бәрәңгене генә арчыйлар" дигән. Азнакайда бәрәнгене әрчемиләр микәнни...

Данир "эшче"ләрен чәйгә чакырмаган.

«Данир, «чәй эчермәдем» дигәнеңә ышанмадым, син бит киң күңелле. Шундый шәп, тырыш егетләрне чәйсез җибәрдеңме?» – дип сораучыга: «Тырыш егетләр вакытында килә», – дип җавап язган, ә Марат Яруллин: «Юк, апа. Эш беткәч, абзарыннан куып чыгарды», – дигән.

Брусчаткасы ни хәлдәдер... Ә егетләрнең бик канәгать булуы күренә. Озакка сузып, мәрәкәнең тәмен генә җибәрмәсәләр инде...

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: