+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 март 2023, 04:38

Исерек малай биш кеше утырткан булган

Баймак районындагы юл һәлакәтендә 17 яшьлек үсмер гаепләнә.

Исерек малай биш кеше утырткан булганИсерек малай биш кеше утырткан булган
Исерек малай биш кеше утырткан булган

Төнлә дуслары белән ял иткәндә, ул машинага дүрт кыз һәм тагын бер дустын утырта, ә аннан соң алар Бекәш - Нигамәт юлы буенча китә. Трассаның 7нче километрында егет идарә итүне башкара алмый һәм кюветка оча, ә аннан соң машина әйләнеп төшә.

Нәтиҗәдә, биш пассажир да имгәнгән, ә шофер үзе зыян күрмәгән. ЮХХДИ хәбәр итүенчә, 17 яшьлек егетне таныклыксыз машина йөртү өчен җаваплылыкка тарттырган булганнар инде. Бу юлы үсмер исерек килеш рульгә утырган.

Хәзер автоинспекторлар юл-транспорт һәлакәтенең барлык шартларын билгели. Шул исәптән, балигъ булмаган егетнең "ВАЗ 2110" автомобилен ничек алып китүен дә ачыклыйлар.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас