+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 март 2023, 10:25

Саклык банкы сак булырга куша!

Мошенниклар яңа алдау ысулы уйлап тапкан. Намуссыз кешеләрнең корбаны булмагыз!  

Саклык банкы сак булырга куша!Саклык банкы сак булырга куша!
Саклык банкы сак булырга куша!

Кызганычка каршы, мошенниклар кешенең намуслы юл белән тапкан хәләл акчасына ия булуның яңадан-яңа ысулларын уйлап табып кына тора.


“Сбербанк” клиентларын яңа алдау схемасы турында кисәтә. Ул мондый.


Мошенниклар кешегә шалтырата һәм үзләрен полиция хезмәткәре дип әйтә. Алар банк хезмәткәренең клиентның персональ мәгълүматын урлаганын һәм аның акчасын Украина армиясенә күчерә башлавын хәбәр итә.


РИА “Нововсти” аңлатканча, бу хәбәрне әйткәннән соң, намуссыз зат банк клиентына карата җинаять эше кузгатылачагын белдерә, чөнки акча аның исеменнән күчерелгән.


Нәтиҗәдә, кешене ялган хәвефсезлек хезмәтенә язылырга мәҗбүр итәләр һәм акчаларын аларның счетына күчерергә үгетлиләр. Имеш, бу юл белән “гаепле”не табып булачак.


Сак булыгыз! Алдашуда остарган кешенең корбаны булмагыз!

 

Фото: “society.hozvo.ru”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас