+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 март 2023, 15:14

Ипи алырга гына кергән булган...

Егетне сакчылар көн буе газаплаган.

Ипи алырга гына кергән булган...
Ипи алырга гына кергән булган...

Уфада яшәүче егет коточкыл хәлгә дучар булган.

19 яшьлек Алмаз ул көнне яхшы хәтерли: гадәттәгечә, ипи алырга Менделеев урамындагы "Пятерочка" азык-төлек кибетенә керә. Шул вакытта кассир "кызыл төймә"гә баса һәм әзмәвердәй дүрт ир-егет Алмазны подсобкага өстерәп алып кереп китә.

Егетне, аның сүзләренчә, мошенник һәм "хакер" дип кабул иткәннәр. Аны кастет һәм күсәк белән кыйныйлар, ботинкаларын авызына тыгалар, шешә башын крем белән майлап, чалбарын салырга боералар... Көне буе шәһәр буйлап йөртеп, шулай газаплыйлар, ә кичен Шәһәр мәдәният сарае янында калдырып китәләр...

Егетнең баш мие селкенгән һәм аягы сынган. Алмаз полициягә мөрәҗәгать иткән. Әлеге вакытта тикшерү бара.

Фото: pro-dachnikov.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: