

12 март кичендә бер ир-егет Уфаның Кашкадан күлендә батып үлгән, дип хәбәр итә шәһәрнең гражданнарны яклау идарәсе.
Кичә диспетчер бүлмәсенә бер ир-егет шалтыратып, Кашкадан күле янында йөргәндә, суда бер кешене күрүе турында хәбәр итә. Коткаручылар тиз рәвештә фаҗига урынына чыга. Килеп җиткәч, белгечләр суга чумып, инде яшәү билгеләре булмаган ир-атны тартып чыгаралар. Коткаручылар шәһәр кешесенә ярдәм күрсәтсәләр дә, 62 яшьлек ирне коткарып кала алмыйлар.
Әлеге вакытта һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.
Фото: gorobzor.ru сайтыннан.