Бу авария турында республиканың ЮХХДИ матбугат хезмәте хәбәр итә.
Уфаның Бабушкин урамында 19 яшьлек егет "ВАЗ-2115" машинасында туктап торган йөк машинасына килеп
бәрелгән. Машина салонында 18 яшьлек пассажир кыз да булган. Ул күпсанлы җәрәхәтләр алган һәм дәваханәгә озатылган.
Яшь егетнең машина белән идарә итү стажы бер елдан кимрәк булуы билгеле. Әлеге вакытта авария факты буенча тикшерү үткәрелә.
Фото: bash.news сайтыннан.