Башкортстанда 34 яшьлек Геннадий Сучковны эзләү бара, ул 2020 елның 26 декабрендә Мәләвез районының Яңа Казанковка авылында югалган. Бу хакта "Лиза Алерт. Башкортстан" эзләү-коткару отрядының "Вконтакте"дагы төркемендә хәбәр ителә.
Югалган кешенең билгеләре: буе 180 см, уртача гәүдә төзелеше, күзләре зәңгәр төстә. Югалган көнне ир-егет кара куртка, ачык зәңгәр джинсы һәм көрән итек кигән булган.
Геннадий Сучковның кайда булуы турында мәгълүматка ия булган һәркемне 88007005452 яки 112 телефоннарына шалтыратуны сорыйлар.
Фото: gorobzor.ru