+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 март 2023, 02:29

Бүләк алалмаганга тәрәзәдән сикергән

Сигезенче март - аның гомерендә соңгы көн булган.

Бүләк алалмаганга тәрәзәдән сикергәнБүләк алалмаганга тәрәзәдән сикергән
Бүләк алалмаганга тәрәзәдән сикергән

Мәскәүдә яшгән яшь ир 8 мартка бүләк булмау сәбәпле хатынының тавыш куптаруына түзә алмый һәм үз-үзенә кул сала.

Ул көнне 29 яшьлек авырлы хатын үзен кая куярга белми - ире бүләк алып кайтмаган бит! Әллә гормоннар тынгылык бирми, әллә шул кадәр нык гарьләнә, ул көне буена ирен талый.

Ә ире күптән түгел эшсез калган була, аның финанс мөмкинлекләре 5 яшьлек кызына, авырлы хатынына көч-хәл белән генә җитеп бара. Кая инде монда чәчәк гөлләмәсе, хушбуйлар?!

Күрәсең, билгеле бер вакытта ир якын кешесенең дәгъваларын тыңлый алмый башлый һәм тәрәзәдән сикерә.

Билгеле булганча, әлеге пар 5 елга якын бергә яшәгән.

Пычкыларны көн саен үткерләп тормыйк әле, кызлар!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас