+3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 март , 12:35

Башкортстан алдынгы төбәкләр исемлегендә

Президентның "Мәдәни башлангычлар фонды"ның беренче грант конкурсы нәтиҗәләре буенча Башкортстан ТОП-20 төбәкләр исемлегенә керде һәм 11нче урынны алды. Шулай ук, 19 иҗади проект 16 млн сумга якын ярдәм алды.

Башкортстан алдынгы төбәкләр исемлегендә
Башкортстан алдынгы төбәкләр исемлегендә
Гомумән алганда, мәдәният, сәнгать һәм креатив индустрияләр өлкәсендә илнең 83 төбәгеннән 881 проект ярдәм алды. Конкурсның беренче этабында Башкортстан Республикасы, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Белгород өлкәсеннән генә калышып, 344 гариза тапшырган иде.

Республикабыз җиңүчеләре арасында 9 муниципаль учреждение, 7 проектны коммерциягә карамаган берләшмәләр җибәргән.

"Педагог һәм остаз елы"нда "Мәгариф һәм остазлык проектлары" тематик юнәлеше лидерлык позициясен алып тора, аның буенча 199 башлангыч хупланган, шуларның 13е – Башкортстан проектлары. Алар арасында - балалар өчен белем бирү анимация проекты, Русиянең күчмә халыклары торакларының мобиль күргәзмәсе, үткән еллар һәм хәзерге заман геройларының батырлыклары турында мәгърифәтчелек проекты.

"Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә грант ярдәме - җәмгыятьне үстерүнең, үсеп килүче буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүнең мөһим коралы. Болар барысы да күпмилләтле илебезнең мәдәни мирасын саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертә. Башкортстан Республикасыннан сенатор буларак, республикабыз проектларының гореф-гадәтләргә, туган телгә һәм мәдәнияткә карата җылылык һәм мәхәббәт белән аерылып торуын билгеләп үтү бик куанычлы булды», - дип ассызыклады Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова.

Хәзерге вакытта конкурсның икенче этабына гаризалар кабул ителә, ул 20 мартта тәмамланачак.

Фото: kamazori.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в