+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 март , 12:40

Конкурска йомгак ясалды

Башкортстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау һәм бәхәсле ситуацияләрне хәл итү буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнүче коммерциягә карамаган иҗтимагый оешмалар арасында конкурска йомгак ясалды. Бүләкләү 15 мартта Уфаның "Sheraton Plaza" кунакханәсендә үтте.

Конкурска йомгак ясалды
Конкурска йомгак ясалды
- Дәүләт программасы гамәлдә булган чорда 7 меңнән артык граждан түләүсез хокукый ярдәм алды, 800дән артык дәгъва гаризасын төзүдә ярдәм күрсәтелде, судка кадәрге тәртиптә 60 млн сумнан артык матди зыян булдырылмый калды. Үз чиратында, Башкортстанның Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министрлыгы мәгълүмати һәм методик ярдәм күрсәтә, Иҗтимагый палатаның ресурс үзәге белән берлектә семинарлар үткәрелә, – дип хәбәр итте төбәкнең сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев.

Министр урынбасары Илһам Бикбулатов конкурсның алтынчы ел уңышлы гамәлгә ашырыла торган «Башкортстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау турында» дәүләт программасы кысаларында үткәрелүен билгеләп үтте. Ә тантаналы чара дәүләт программасын башкаручы коммерциягә карамаган иҗтимагый оешмаларның кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге эшчәнлеген билгеләп үтәргә тиеш иде.

Аннары җәмәгатьчеләрнең үзләренең эшендә нинди кыенлыклар белән очрашканы билгеләнде. Алар кулланучылар хокукларын судка кадәр һәм судта яклауда һөнәри эшчәнлекләренең үзенчәлекләре белән уртаклашты, дәүләт хакимияте органнары һәм муниципалитет хакимиятләре белән хезмәттәшлек турында сөйләде. Мәгълүмати эшчәнлекнең мөһимлеген аерым билгеләп үттеләр.

Моннан тыш, ел саен иҗтимагый оешмалар өчен Президент, Башкортстан Башлыгы һәм Уфа шәһәре хакимияте грантлары бирүгә конкурслар үткәрелә.

Быел жюри биш номинация буенча Башкортстан Республикасының коммерциягә карамаган 9 оешмасыннан 27 конкурс материалын карады.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в