+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 март , 19:45

Кулланучылар хокукы ничек яклана?

Бүген Уфада "Роспотребнадзор"ның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Галина Пермина һәм республикада Кулланучылар хокукы буенча вәкил Валерий Самохин катнашлыгында матбугат конференциясе үтте.

Кулланучылар хокукы ничек яклана?
Кулланучылар хокукы ничек яклана?

Галина Пермина узган елда кулланучылардан шикаятьләр ешрак килгән эшчәнлек өлкәләрен атады.

"Хәзер барысы да диярлек продукцияне китереп җиткерү буенча дистанцион хезмәтләрдән файдалана. Алар буенча шикаятьләр килә. Кулланучылар товарларның сыйфаты яисә китерү шартлары белән канәгать түгел. Җиңел сәнәгать продукциясе буенча күп мөрәҗәгатьләр килә. Пандемия чорында туристлык һәм медицина хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләре буенча еш мөрәҗәгать иттеләр. Проблемалар барлык өлкәләрдә диярлек күзәтелә", - диде Галина Пермина.

Аның сүзләренчә, барлык мәсьәләләр буенча республика күзәтчелек ведомствосы кулланучыларга ярдәм күрсәтергә тырыша.

Идарәгә барлыгы 15 165 шикаять килгән, шуларның 6368е (42 проценты) кулланучылар хокукларын бозу турында. Мөрәҗәгатьләрнең иң киң таралган сәбәпләре булып ваклап сату, торак-коммуналь, көнкүреш хезмәте, финанс, туристлык, шулай ук товар ташу хезмәтләре өлкәләрендә хокук бозулар тора.

Узган елда судка кадәрге тәртиптә 639 кулланучыга килешүләрне таркатуда һәм 9,5 млн сумлык акчаны кире кайтаруда ярдәм күрсәтелгән (2021 елда - 8,3 млн сум).

Былтыр бүләк сертификатлары буенча килешүләрне таркатуда ярдәм итү тәҗрибәсе дәвам иткән. Сертификатларны кулланып булмау һәм алар өчен акчаны кайтарып ала алмау турында 21 мөрәҗәгать килгән. Суд органнарына акчаны кайтару турында 3 дәгъва гаризасы юнәлтелгән. Алар барысы да канәгатьләндерелгән.

Матбугат конференциясендә катнашучылар түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә 70 шикаять килүен билгеләп үтте. Шикаять бирүчеләрнең күпчелеге юристларга үз хокукларын яклауда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Һәм ярдәм дә алмаган, акчасыз да калган. "Без түләүсез ярдәм күрсәтәбез. Проблемасы булган кеше я "Роспотребнадзор"га, я Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министрлыгына мөрәҗәгать итсен иде", - диде чарада катнашучылар.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в