+3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 март , 08:50

“Агыйделкәйне кичкәндә, җырлыйм ишкәк ишкәндә...”

Көннәр кинәт җылыту сәбәпле, Агыйдел шәһәре урамнары кар суы астында калган.

“Агыйделкәйне кичкәндә, җырлыйм ишкәк ишкәндә...”
“Агыйделкәйне кичкәндә, җырлыйм ишкәк ишкәндә...”
Узган атнада Башкортстанга идарә итү системалары тоткан мөрәҗәгатьләрнең һәр икенчесе юлларны, территорияләрне кардан чистартуга, кар суларының агып китмичә җыелып торуына зарланып язылган.

Әйтик, 7 мартта Благовещен районының Тугай авылында яшәүче кеше социаль челтәрләрдә урамны кардан чистартырга кирәклеге турында белдерә. Аны “Инцидент-менеджмент” системасы теркәгәннән соң район хакимияте хезмәткәрләре оператив рәвештә эшкә керешкән. 8 мартта юл хезмәткәрләре Тугай авылы урамын кардан чистарткан һәм юлны ачкан.
Социаль челтәрләрдә шундый ук хәбәр бер уфалыдан да килгән. Ул Фәнни урамыннан Шәфиев урамына кадәр чистартылмаган юлга зарланган. Башкаланың Октябрь районы хакимияте хезмәткәрләре мәсьәләне контрольгә алганнан соң, төзекләндерү хезмәте, урынга чыгып, юлны чистарткан. Тагын бер мисал: Коммунарлар урамындагы 66/2 йорт ихатасындагы кар өемнәре турында шикаятьне 2 мартта тотканнар. Икенче көнне Уфаның Орджоникидзе районы ТЭУ-37 хезмәткәрләре күпфатирлы йорт ишегалдын кардан чистарткан.
 
Гомумән алганда, бер атнада “Инцидент-менеджмент” системасына юлларны кардан чистарту темасына 990 хәбәр килгән. Алар халыкны борчыган проблемалы участокларга өстәмә игътибар җәлеп итәргә мөмкинлек биргән.
 
Уфаның Совет районыннан исә SOS сигналы килеп җитә. Бер хатын социаль челтәрләрдә Бакалы урамындагы 52нче йорт янында канализациянең ачык булуы турында хәбәр итә һәм ашыгыч чара күрүне сорый. Башкортстан ЦУРы кураторлары аны оператив рәвештә Совет районы хакимиятенә тапшыра. Урынга тиешле хезмәтләр чыгып, коены ремонтлап, люклар урнаштырган, ә хатынга вакытында бирелгән сигнал өчен рәхмәт белдерелгән.
 
Агыйдел шәһәре көннәр җылынудан соң үз атамасын аклады: академик Курчатов урамындагы 3а һәм 3б йортлар яны, су басу сәбәпле, күлгә әйләнгән. Бу хакта 10 мартта кич белән социаль челтәрләрдә шәһәрдә яшәүчеләрнең берсе язган.
 
Башкортстанның ЦУР дежурлары Агыйдел шәһәре хакимиятеннән коллегалары белән элемтәгә керә һәм су басуның яңгыр канализациясе тыгылуы аркасында килеп чыгуын ачыклый. Җомга көндез территорияне кардан арындырганда канализацияне дә чистарталар, әмма көчле яңгыр аркасында су яңадан җыела. 11 мартта яңгыр канализациясен яңадан чистартканнан соң су китә.
 
Юлларны җыештыруда ял һәм бәйрәмнәр юк. Уфа районының Дмитриевка авылында яшәүче гүзәл затларның берсе Башкортстанга идарә итү үзәгенең “ВК” битендә авылның Мәктәп урамында кар яуганнан соң килеп чыккан катлаулы хәл турында яза: анда машиналар тыгында утыра, җәяүлеләр атлый алмый икән.
 
ЦУР дежурлары Уфа районы хакимиятеннән коллегалары белән элемтәгә керә һәм Дмитриевкада кар җыю техникасының 11 мартта иртәнге 6дан эшләвен һәм Мәктәп урамын җыештыру планда булуын ачыклый. Уфа районы коллегалары җыештыру нәтиҗәсе турында хәбәр итәргә вәгъдә биргән, әмма шунда ук диярлек тагын бер хәбәр алган. Анда ханым: “Бик зур рәхмәт, техника яңа гына килде, барысы да чистартылды”, — дигән җылы сүзләр калдырган.
 
Әбҗәлил районының Куҗан һәм Салават авыллары арасындагы участокта яктырту булмавы турында социаль челтәрләрдә бер хатын-кыз язып, проблеманы хәл итүне сораган. Ачыклануынча, район хакимиятендә проблема турында белгәннәр. Финанслау булмау сәбәпле, мәсьәләне хәл иткәнче бер елга якын вакыт үткән. Башта Таштимер авыл Советы хезмәткәрләре материаллар сатып алуга смета төзегән. Әбҗәлил районы хакимияте акча бүлгәннән соң, кирәкле әйберләрне сатып алып, эшкә керешкәннәр.
 
13 февральдә Куҗан һәм Салават авыллары арасындагы участокта подрядчы оешма хезмәткәрләре 6 багана һәм 8 лампа урнаштырган. Салават авылында М. Мортазин урамы белән дә проблема хәл ителгән: анда 16 фонарь урнаштырылган.

 


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в