Бәйге җиңүчеләре Лия Салих кызы һәм Рафаэл Шәмсетдин улы Шәяхмәтовлар агымдагы елның 26 гыйнварында балалары һәм дә барча туганнары белән берлектә гаилә коруларының 60 еллыгын билгеләгән. Әлеге үзенчәлекнең гаиләнең “Кызыл таң” бәйгесендә җиңеп чыгуына хәлиткеч йогынты ясавы да бик мөмкин, ни өчен дигәндә, конкурсантлар арасында Шәяхмәтовлар иң өлкәне иде. Ни генә әйтмә, Иске Күчәрбай төбәгендә исәнлек һәм иминлектә, татулыкта һәм байлыкта 60 ел дәвамында гомер кичерүче гаиләләрне бүген дә бармак белән генә санарлык. Моңа өстәп, Шәяхмәтовларның район үзәгендә яшәүче кызлары Линура Рафаэл кызының бу уңайдан әти-әнисенә карата ихтирам һәм сөю хисләрен белдерүдә үзенчәлекле юл сайлавы да табигый. Бер сүз белән әйткәндә, “Кызыл таң” конкурсына төбәкнең күренекле кешеләре – Шәяхмәтовларны чыгаруда, аларның җиңү яулавында аның өлеше зур булуы аңлашыладыр.
Шәяхмәтовлар гаиләсенең Иске Күчәрбайда иң абруйлылардан саналуы да табигый. Рафаэл ага 1939 елда туган, Совет Армиясендә өч ел солдат хезмәтен үтеп кайткач, тормышын һәм хезмәт юлын тулысынча туган төбәге белән бәйли. Озак еллар дәвамында элекке “Октябрь” колхозының икенче бригадасында механизатор булып эшләп, киң танылу ала, фидакарь хезмәте Мактау грамоталары белән билгеләнгән.
Гомумән, Рафаэл Шәмсетдин улы – тормышның һәр өлкәсе буенча бик тә бай мәгълүматлы кеше. Ни өчен дигәндә, бала чагыннан бу төбәктә аеруча күп таралган, үзе әйтмешли, данлыклы “Кызыл таң”ны укып үскән буын вәкиле бит ул! Яраткан гәзитенең гаделлек сагында торуын, авыл тормышын киң яктыртуын да яхшы белә. Шуңа бәйле, Күчәрбай авыл Советының элекке кайбер хезмәткәрләренә карата берникадәр тәнкыйть белдерергә дә җаен чыгарды, чөнки аның туу турындагы таныклыгын тутырганда ялгышлык җибәрелгән. Исемен нечкәлек билгесе куеп – Рафаэль, ахыр чиктә, Рафаил, дип язсалар да риза булыр иде. Хәзер исә, документны һич үзгәртеп булмый. Аның каравы, җәмәгате исеменнән бик канәгать – Лия бик тә ягымлы яңгырый, дип исәпли.
Лия Салих кызы – районның Агарды якларыннан, сугыш туктаган 1945 елда дөньяга килгән. Әмма бу авылда туып-үссә дә, нәсел тамырлары Күчәрбайдан баш ала икән аның. Җан тартмаса да кан тарта, дигәндәй, нәкъ менә шул сәбәпле бу төбәктәге туган-тумачаларына кунакка килеп йөргән. Армия хезмәтеннән күптән түгел генә кайткан Рафаэлнең кунак кызына күзе төшүе тиз арада үзенең нәтиҗәсен бирә дә инде – Иске Күчәрбайда яшь гаилә туа. Лия ханымның да хезмәт юлы “Октябрь” колхозы белән аерылгысыз бәйләнгән. Бригадир кайда кушса, шунда эшли, атап әйткәндә, уңган чөгендерче булып таныла. Ә менә хатын-кыз буларак, аның батырлыгы СССР дәрәҗәсендә танылу ала – биш бала тәрбияләп үстергән өчен Лия Шәяхмәтова “Герой-ана” исеменә лаек булып, медаль белән бүләкләнә.
Шәяхмәтовларның гаилә тормышында рәсми рәвештә 60 еллык юбилейлары исә киләсе елга туры килә, чөнки 1963 елда өйләнешсәләр дә, никахлары авыл Советында законлы итеп ЗАГСта бер елдан соң гына теркәлә. Әлегедәй хәлнең элегрәк авылда тормыш корган күп кенә гаиләләргә хас булуына мисаллар бихисап, чөнки көндәлек мәшәкатьләргә башы-аягы белән чумган авыл кешесе өчен сельсоветта теркәлгәндә исемнең – дөрес, никахның кайчан язылуы әллә ни зур әһәмияткә ия кебек түгел. Иң мөһим мәсьәлә булып дөнья көтү, балалар үстерү, аларның өстен-башын бөтен итү, тамакларын туйдыру тора. Вакыты да бик җаваплы, Гитлер белән сугыштан соң дөньялар аз-маз иминләнеп, тормыш җайга салына гына башлаган 60-70нче еллар бит бу. Әйтергә кирәк, Иске Күчәрбай Шәяхмәтовлары, ата-ана буларак, алларында торган изге бурычларын намус белән үтәү өчен барлык тырышлыгын салган, дип әйтергә ныклы нигез бар.
Иске Күчәрбай – бу төбәкнең иң борынгы авылларының берсе, тарихи чыганакларда аның XVII гасырның икенче яртысында барлыкка килүе теркәлгән. Чагыл елгасы буйлап урнашкан авылның озынлыгы өч чакрымнан артып, хәзер исә бер очы – Иске Абзанга, икенчесе Әхмәт авылына барып тоташыр хәлдә. Шәяхмәтовлар яшәгән төбәк халык телендә “Металл очы” дип атала. Әлеге атама юкка гына бирелмәгәндер, чөнки биредә тормыш көтү өчен шартларны яхшыдан дип әйтеп булмый: авыл үзәгеннән читтә урнашкач, юллар да шәптән түгел, урын-җирләре ташлы туфраклы, урамнар тау-калкулыкларга сыенган.
Бер сүз белән әйткәндә, “Металл очы”нда тимер бәдәнле, каты токымлы кешеләр генә яши ала. Шәяхмәтовлар гаиләсе моны барлык тулылыгы белән аклаган, дип расларга ныклы нигез бар. Мәхәббәтле тормышларында җәмгысы алты балага гомер бүләк иткәннәр. Ни аяныч, 60 еллык озын гомер юлы югалтуларсыз булмаган. Беренче балалары Зилә бер яшендә кызамык чиреннән вафат була. Алдагы тормыш бала кайгысы китермәс, дип, матур гына дөнья корганда һич көтмәгән бәла-каза, ата-ананы ачы кайгыларга салып, гаиләне тетрәндерә. Үзаллы тормыш корган ике уллары Ришат һәм Рәфыйк аллы-артлы дигәндәй фаҗигале үлемгә дучар була. Әйтергә кирәк, бәла-казалар олыгайган көннәрендә дә үлем-китем белән янә сыный әле Шәяхмәтовларны. Әмма алар бирешми, кайгылардан сыгылмый, түземлектә сабырлык белән тормыш сынауларын үтеп, бәхетле картлык баскычына күтәрелергә көч-куәт таба.
Лия Салих кызы һәм Рафаэл Шәмсетдин улының исән-имин балаларының өчесе дә яшәү урыны итеп район үзәге Языково авылын сайлаган. Хәзер инде Ләйсән, Линура һәм Рәсүл, тормышта һәм хезмәттә үз урыннарын табып, әти-әниләренең ныклы таянычы булып, туган нигезгә юлны суытмыйлар. “Кызыл таң” оештырган конкурс җиңүчеләре мондый хәстәрлеккә бик тә лаек.
Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Благовар районы.